Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Игътибарлы һәм сак булыгыз

Озак көтелгән һәм иң яраткан Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре җитә.

Яңа ел бәйрәмнәрен үткәрү һәм каникуллар чорында Аксубай муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясе чираттагы тапкыр террорчылыкка каршы куркынычсызлык чараларын тайпылышсыз үтәү турында искә төшерә.

Тантаналарда катнашканда түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга һәм үтәргә кирәк:

1. Күзәтүчән булыгыз! Бары тик сез генә подъездда, ишегалдында, урамда шикле предметларны һәм ят кешеләрне үзвакытында ачыкларга сәләтле.

2. Уяу булыгыз! Әйләнәтирәдәгеләрнең үз-үзләрен тотышына, хуҗасыз һәм тиешле булмаган мохиттә предметларның булуына игътибар итегез.

3. Өегездә тәртип урнаштырыгыз: подъездда домофон булган тимер ишек урнаштырыгыз, көн саен подвалларның, чормаларның һәм техник биналарның ябылуын тикшерегез.

4. Беркайчан да саклауга яисә башка кешегә тапшыру өчен предметларны, хәтта иң куркынычсыз әйберләрне дә кабул итмәгез.

5. Шикле әйбергә якын килмәгез: бу сезнең өчен аянычлы тәмамланырга мөмкин.

6. Балаларыгызны куркынычсызлык чараларына өйрәтегез: урамда чит кешеләр белән сөйләшмәскә һәм таныш булмаган кешеләргә ишек ачмаска, хуҗасыз уенчыкларны алмаска, табылдыкларга кагылмаска һ.б.

Сездән диверсия-террорчылык акцияләрен әзерләү һәм башкару билгеләре күренгән теләсә нинди шикле затларга карата мәгълүматны: Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенә – «02», кәрәзле телефоннан – «102» яисә 2-72-06 номерлары буенча шалтыратып хәбәр итү сорала.

Аксубай районы буенча бердәм диспетчерлык хезмәте телефоны: 112.

Шулай ук исегезгә төшерәбез! Террорчылык акты турында ялган хәбәр иҗтимагый куркынычсызлыкка каршы җинаять булып тора, һәм РФ Җинаять кодексының 207 маддәсе нигезендә, 3 елга кадәр иректән мәхрүм итүгә кадәр 500 мең сумга кадәр штраф рәвешендә җәза каралган.

Исегездән чыгармагыз ! Күрсәтелгән кагыйдәләрне үтәү сезгә гомерегезне һәм сәламәтлелегегезне саклап калырга ярдәм итәчәк! Районның террорчылыкка каршы комиссиясе халыкны якынлашып килүче Яңа ел белән котлый!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев