Игенчеләр туфракны киләсе кыр сезонына әзерлиләр
Аксубай районында быелгы уңыш турында кайгырту белән беррәттән киләсе ел турында да уйлыйлар – чәчү мәйданнарын туңга сөрәләр.
Туфракны төп эшкәртү 30 мең гектардан артык мәйданда башкарылган.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, бүгенге көнгә бу агрочара планлаштырылган күләмнең 60 проценттан артыграгында башкарылган. Көн саен көзге сөрү 800 гектардан артык мәйданда башкарыла. «Актай» агросәнәгать комплексында ул – 88, «Аксу Агро» ҖЧҖдә – 68, «Аксу Агро» да планлаштырылган мәйданның 62 процентында үткәрелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев