Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Игенче һөнәре туган ягына эшләргә кайтарган

Ерепкино авылында яшәүче Валентин Захаров «Волга-Селект»та механизатор булып уңышлы эшли.

Механизаторлар коллективында нигездә зур практик тәҗрибәсе булган игенчеләр хезмәт куя. Валентин Захаровның, хезмәттәшләренеке белән чагыштырганда, механизаторлык стажы алай ук зур түгел, әмма ул монда эшләгән елларда һөнәрдә югары күрсәткечләргә ирешергә сәләтле булуын күрсәткән.

Иске Тимошкино урта мәктәбенең чыгарылыш укучысы тракторчы дипломын өлгергәнлек аттестаты белән бергә ала, ул елларда кайбер мәктәпләрдә әлеге һөнәргә укытканнар. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, биш ел колхозда тракторда эшли. Аннары озак елларга игенчелек эшеннән аерылып тора – районнан читтә нефтьче, юл хезмәткәре булып эшли.

– Үз төбәгемдә эшләргә бик теләдем, – ди Валентин Витальевич. – Чираттагы тапкыр вахтага киткәндә, телефон номерымны калдырдым һәм миңа яңа «Волга-Селект» хуҗалыгы ачылгач шалтыраттылар. Әлмәттә оешмадан эштән чыктым, районга кайттым һәм монда урнаштым.

Һәм бу еллар дәвамында механизатор әлеге хуҗалык басуларында намус белән эшли. Иртә яздан туфрак әзерләү белән мәшгуль, аннары чәчү эшләре, уңыш өлгергәч, кыр корабы штурвалы артына утыра. Игеннәрне урып-җыюда да югары нәтиҗәләргә ирешкән. Сезонны көнбагыш суктыру белән тәмамлый.

– Валентин Захаров зур җаваплылык белән эшли, – ди хуҗалыкның баш агрономы Илшат Гафиятов. – Теләсә нинди йөкләмәне намус белән үти, техника аның кулында һәрвакыт сафта. Ул чын җир улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев