Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Игелекле һөнәр

Бүгенге көндә Федоровка интернат-йортында социаль хезмәтләр алучы 102 кеше яши, шуларның 81 е – өлкән яшьтәгеләр.

Үз-үзеңә хезмәт күрсәтү сәләтен өлешчә яки тулысынча югалткан кешеләр дә бар. 

Интернат-йортта  хезмәт күрсәтү елдан-ел камилләшә бара, биредә яшәүчеләрнең тормыш шартларын яхшырту буенча бурычны югары дәрәҗәдә үтәү мөмкинчелеге биргән яңа җиһазлар, яңа социаль тернәкләнү алымнары кертелә һәм үзләштерелә. 

Квалификацияле  белгечләр социаль-көнкүреш, медицина, психологик, хезмәт һәм педагогик юнәлештәге хезмәтләр күрсәтәләр. Шулай ук  өлкән яшьтәге  кешеләрнең сәламәт һәм актив тормышы өчен күптөрле төрнәкләндерү һәм кызыклы программалар кулланыла. Яшәүчеләрнең физик үсешенә дә зур игътибар бирелә.

Сәламәт тормыш рәвеше күнекмәләрен һәм актив озынгомерлелек принципларын формалаштыру максатларында, инструктор белән берлектә физик дәресләр һәм спорт ярышлары даими үткәрелә. Өлкән яшьтәгеләр өчен файдалы булган скандинавия  йөреше белән саф һавада  барысы да актив шөгыльләнәләр: ул  кешенең күп кенә органнары һәм системалары эшчәнлеген яхшырта. 

Интернат-йортның үз WEB-сайты бар,  анда хезмәткәрләр үз тәрбияләрендә булган кешеләрнең тормышын даими яктыртып баралар, мәгълүматлар һәм үткәрелгән чаралардан фотоматериаллар урнаштыралар. 

“Демография” милли проектының “Өлкән буын” төбәк проектының төп юнәлешләреннән саналган өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш һәм иминлек дәрәҗәсен күтәрүгә, аларның гомерен озайтуга ирешү өчен  озак вакытлы тәрбия кылуның яңа системасын кертү буенча зур эш алып барыла. 

Татарстан Республикасында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы тәрбия кылу системасын кертү  өч этапта гамәлгә ашырыла. Безнең район  бу проектка 2021 елда керәчәк.  Үзләрен тәрбияли алмаган кешеләр генә түгел, шулай ук  тәрбия кылучы белгечләр дә  социаль хезмәт күрсәтүнең стационар системасында максатчан төркем булып торачак. 

 Хәзер белгечләр даими рәвештә өлкәннәрне карау буенча няняларны өйрәтү буенча чаралар үткәрә. Интернат-йортта няняларның роле мөһим һәм әһәмиятле, чөнки аларның эше нәтиҗәсендә хәлсезләнгән авырулар һәм картларның тормышы лаеклы, уңайлы һәм куркынычсызга әверелә. 

Шуңа күрә өлкән шәфкать туташы тарафыннан зәгыйфь өлкән яшьтәге кешеләрне карау буенча нянялар өчен лекцияләр курсы оештырылды, анда укучыларга белем һәм күнекмәләр комплексы бирелә, ул үзең турында нык күзаллау, алыштыргысыз ярдәмче буларак күзалларга мөмкинлек бирә. 

Социаль хезмәтләр  һәм медицина ярдәме алуда  шәхси ихтыяҗны билгеләү буенча да эш активлаштырылган. Социаль хезмәтләр алучыларны типлаштыру алучылар потенциалын төгәл билгеләү,  кадрларны дөрес  бүлү һәм оешмада эшне җайга салу мөмкинлеге бирә. 2019 елның 1 яртыеллыгында типлаштыру социаль хезмәтләр алучыларның 100 процентын  колачлаган.  

Аның нәтиҗәләре буенча  интернат-йортта бәйлелек бәяләмәсе бланклары тутырыла. Бу процессы уртак тәэсирләрне – интервью – демонстрацияне үз эченә ала.  Социаль хезмәтләр алучылар белән социаль хезмәткәрләр кабинетларында яки алар яшәгән бүлмәләрдә ирекле рәвештә үткәрелгән әңгәмәләр алымында кешенең төп тормыш ихтыяҗларында читләр ярдәменә бәйлелек дәрәҗәсе билгеләнә.  

Алга таба кадрлар составында үзгәрешләр көтелә, карау буенча тренерларны укыту, карау төркеменә карап социаль хезмәтләр исемлеген эшләү буенча укулар булачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев