Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Игелек тынычлыкны ярата

Районда тәрбиягә бала алган гаиләләрнең «Игелек берлеге» клубы 2020 елдан алып эшли

Республикада тәрбиягә бала алган гаиләләр оешмасы – Татарстан Республикасының «Без бергә» төбәк иҗтимагый оешмасы гамәлдә. 

Ул район клубларын берләштерә һәм 2009 елдан бирле эшли.

«Игелек берлеге» район мәдәният йорты, туган як музее, үзәк китапханә һәм тәрбиягә бала алган гаиләләр белән тыгыз элемтәдә эшли. Ә Алена Убакова җитәкләгән клубны Татарстанда да беләләр. Дүрт ел эшләү дәверендә аның җыелмасында йөзләгән игелекле эш. Тәрбиягә бала алган гаиләләр дә, рәисне сайлап ялгышмауларына ышаналар.

– Безнең клуб эшчәнлеге гади булмаган адымга батырчылык иткән – аңлы рәвештә тәрбиягә бала алырга сайлау ясаган гаиләләргә психологик, юридик һәм социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән, – дип сөйли клуб җитәкчесе. – Минем өчен тәрбиягә бала алган гаиләләрнең үзләрен үз проблемалары белән ялгыз хис итмәүләре, аларның һөнәри ярдәм сорап мөрәҗәгать итәр урыннары булуы бик мөһим. Гаилә клубында җыелырга, тәҗрибә уртаклашырга, берберсенә ярдәм итәргә мөмкин.

2020 ел башында Аксубайның «Игелек берлеге» бөтен Татарстан буенча тәрбиягә бала алган гаиләләрне берләштерүче «Без бергә» төбәк иҗтимагый оешмасы керде.

Игелек клубының интернет челтәрендә үз бите бар, анда клубның барлык эшләре һәм инициативалары турында бөтен мәгълүматны белергә мөмкин.

Быел март аенда «Игелек берлеге» «прописка» алды: район башкарма комитеты үтенече буенча шәхси эшмәкәр Марс Гыймадиев клуб өчен бина бирде. Һәм эш яңа көчләр белән кайный башлады.

Без клубта катнашучылар белән алар редакциягә экскурсиягә килгәч таныштык. Клуб җитәкчесе Алена Убакова – бик актив һәм уңай, иҗади кеше. Ул бөтен тәрбиягә алган гаиләләрне үз артыннан ияртеп кенә калмый, башта барысын да өйрәнә һәм үзе дә эшләп карый. Ә аннары инде тәҗрибәне башкаларга тапшыра. Ул клуб каршында тәрбиягә алган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар белән кашыкчылар ансамбле булдырган. Игелек клубында катнашучылар өчен һәрвакыт осталык дәресләре уздыра, экскурсияләр оештыра, бәйгеләр һәм чыгышлар өчен костюмнарны үзе тегә. Бик күп чаралар уздыра, сценарийлар эзли һәм таба, шәхси репертуар сайлый һәм балаларны бәйгеләргә әзерли. Аның фикеренчә, иҗатка сәләтсез балалар юк, аларда бары тик чаткы гына кабызырга кирәк. Балалар җырлыйлар да, бииләр дә. Һәм алай гына да түгел. Безнең редакция студиясендә клубта катнашучылар визиты вакытында без хәтта «Игелек берлеге»ннән әниләр өчен бәйрәм видеокотлавын яздырдык һәм аны үзебезнең Ютуб-каналында урнаштырдык.

Республика берләшмәсенә керү белән клубның яңа мөмкинлек ләре ачылды. Хәйриячеләр барлыкка килде.

– Без «Казан әниләре» хәйрия фонды һәм аның җитәкчесе, изге күңелле Елена Горинова белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Фонд тырышлыгы белән без Аксубайның тәрбиягә бала алган гаиләләренә ярдәм итә, опекун әбиләргә азык-төлек җыелмалары, көнкүреш химиясе, канцелярия товарлары белән булыша алабыз. Шөгыльләнер, үсәр өчен балаларның барысы да бар. Без бергә булганда, авырлыкларны җиңелрәк кичерәбез, – дип сөйли Алена. – Игелек тынычлыкны ярата, без башкаларга ярдәм итеп, үз өлешебезне кертәбез, бу ярдәм безнең клубка игелек булып әйләнеп кайта.

Алена «Казан әниләре»нең, балаларга уңайлы булсын һәм идәндә өйдәге кебек уйнарга мөмкинлек булсын өчен, Аксубай клубы бинасы өчен келәмнәр бирүләренә чын күңелдән шатлана. Шулай ук таксист Владимир Елисеевка рәхмәтле, ул беркайчан да ярдәм итүдән баш тартмый. Сүз уңаеннан, Алена үзе дә тәрбиягә бала алган ана. Ул иртә ятим калган сеңелесен тәрбияләгән, ә аннары туганнан туган сеңлесен үз канаты астына алган, ә хәзер ире Дмитрий белән тагын ике кыз баланы тәрбиягә алганнар. Туганнан туган сеңлесе Кристинаның инде үз гаиләсе бар, алар ире Владимир белән бергә Казаннан тәрбиягә бала алган гаиләләр клубы өчен районга игелек посылкаларын китерүдә булышалар.

Контактка баручы тәрбиягә бала алырга теләүче актив гаиләләрнең күбрәк булуын телим, дип таный җитәкче. Сер түгел, мондый гаиләләрдә сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар да, тормышка җайлаштырырга, аңа иҗат аша гашыйк булырга өйрәтергә, аның нинди бай һәм кызыклы булуын күрсәтергә кирәк булган авыр балалар да бар.

Ничек яшерергә тырышсаң да, яхшылык нурлары һәркайда үтеп керә. Тәрбиягә бала алучы гаиләләр клубына күп балалы гаиләләр, инвалид балалы гаиләләр дә тартыла.

– Гаиләләрдә шатлык хөкем сөрсен иде. Клубта актив гаиләләр бар. Балаларын яратулары, үстерүләре һәм безнең белән элемтәдә торулары өчен аларга рәхмәт, – диде Алена Убакова. – Безнең клубның ишекләре барысына да ачык, яңа катнашучыларны шатланып кабул итәчәкбез!

«Игелек берлеге» тәрбиягә бала алган гаиләләр клубы Ленин урамы, 1 йорт (икенче кат) адресы буенча урнашкан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев