Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

«Игелек берлеге» иң активларны билгеләде

Район үзәк китапханәсендә районның тәрбиягә бала алган гаиләләренең «Игелек берлеге» клубының чираттагы очрашуы узды.

Очрашуның сәбәбе дә иң күңеллесеиң актив, талантлы балаларны бүләкләү. Тәрбиягә алган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган рәсемнәр конкурсында катнаштылар. Алар рәсем сәнгатенә сәләтләрен, дөньяга карашларын, хәзерге җәмгыятьтә тенденцияләрне аңлауларын  күрсәттеләр. Эшләр бик кызыклы һәм эчтәлекле килеп чыкты.

Район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе  Ольга Пименова  конкурста катнашучыларның барысына да грамоталар һәм бүләкләр тапшырды. Баянчылар ансамбле җитәкчесе Наилә Крайнова кашыклар белән көй чыгару ансамбле катнашучыларына «Уңыш тылсымы» Халыкара күп жанрлы фестиваль-корнкурсында катнашкан өчен 1 дәрәҗә лауреат дипломнары тапшырды.

 

Фото: үзәк китапханә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев