Язылган өчен бүләкләр бирәбез
Ташламалы язылу декадасы кысаларында район газетасы редакциясе Чистай Почтамты белән берлектә почта элемтәсе бүлекчәләрендә күчмә Язылучы көннәрен оештыра.
Алар: дүшәмбе, 5 июнь көнне, 9.00 дан 11.00 сәгатькә кадәр – Иске Ибрай, 12.00 дән 14.00 сәгатькә кадәр – Яңа Ибрай почта бүлекчәләрендә; чәршәмбе, 7 июнь көнне, 10:00 нан 12:00 сәгатькә кадәр – Иске Кыязлы почта бүлекчәсендә; җомга, 9 июнь көнне, 10.00 нан 12.00 сәгатькә кадәр – шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең почта бүлегендә; чәршәмбе, 14 июнь көнне, 10:00 нан 12:00 сәгатькә кадәр – Иске Татар Адәмсуы, 13:00 тән 15:00 сәгатькә кадәр Савгач почта бүлекчәләрендә оештырылачак.
«Сельская новь», «Авыл таңнары»һәм «Ял пурнăçӗ» газеталарына язылыгыз, яңалыклардан хәбәрдар булыгыз! Без сезгә, кадерле абонентлар, бүләкләр һәм яхшы кәеф белән киләбез!
«Татмедиа» АҖ рекламасы 16+
2VtzqwLB9Dt
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев