Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Яшьләр җирдә тормыш һәм тынычлык өчен

«Беренчеләр хәрәкәте» прокуратура һәм район хакимияте вәкилләре белән очрашты

Яшьләр хәрәкәте активистларында кунакта террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе секретаре Эльмира Крайнова һәм район прокуроры вазыйфаларын башкаручы Лариса Горожанкина булды.

Очрашу террорчылыкка каршы көрәш һәм профилактика буенча айлык кысаларында үтте.

Чакырылган кунаклар яшүсмерләргә экстремистик оешмаларның асылын һәм аларның иҗтимагый куркынычын аңлаттылар, шулай ук экстреместик җинаятьләр кылган һәм хокук бозулар өчен җаваплылык чаралары турында сөйләделәр.

Беррәттән балигъ булмаганнарның экстреместик оешмаларда катнашу билгеләрен ачтылар.

Терроризм һәм экстремизм чыганаклары турындагы сорауларга җавап биреп, кунаклар аларның игътибарын җәмгыятьтә аның теләсә нинди чагылышында явызлыкка юл куярга ярамавына юнәлттеләр.

– Бүгенге чара террорчылыкка һәм экстремизмга каршы дөнья күзаллауны формалаштыру максатында оештырылды һәм балаларның белем дәрәҗәсен күтәрүгә, аларның җаваплылык һәм бурычларын үстерүгә экстремизмга һәм терроризмга катгый каршы тору максатында оештырылды, – дип билгеләп үтте иҗтимагый хәрәкәт җитәкчесе Светлана Башатова.

Эльмира Крайнова яшьләрне экстремистик секталар белән “эшкәртү” методларында тукталды, еш кына алар үз челтәрләренә имин булмаган гаиләләрдән яшүсмерләрне төрле ысуллар белән җәлеп итәргә омтыла, дип ассызыклады.

–Шуңа күрә ата-аналарга балаларны даими контрольдә тотарга, аларның нәрсә белән шөгыльләнүен, Интернетта нәрсә тыңлауларын һәм карауларын белергә кирәк, – дип ассызыклады комиссия секретаре.

Прокурор урынбасары Лариса Горожанкина балаларның сорауларына җавап бирү барышында террорчылык оешмаларына характеристика бирде һәм аларны үз оешмаларына җәлеп итәргә омтылуга каршы киңәшләр бирде.

Балаларның тыныч тормышта гына кешеләр тыныч кына укый һәм эшли ала, матди, рухи һәм әхлакый яктан үсә һәм яши ала, дип җитди уйланганнары күренеп торды. Чараны тәмамлап, кунаклар очрашуда катнашучыларны уяу, сак булырга һәм әйләнәтирәдәге хәлләргә битараф калмаска чакырдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев