Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Яшел келәмдәге көрәш көчлеләрне билгеләде

Район Сабан туе бәйрәмендә милли көрәш буенча ярышлар мавыктыргыч һәм дәртле узды.

Көрәш ул халыкның яшәү көчен, батырлыгын, көдрәтен күрсәтә торган спорт төре.

Күпләр милли көрәш буенча ярышларга мизгелләрнең кискенлеген карап хозурлану өчен килә.

Ярышлар күпсанлы спортчыларны һәм тамашачыларны җыйды. Көрәш тәмамланганчыга кадәр көрәш келәмендә киеренке мохит хөкем сөрде.

Милли көрәш буенча ярышлар нәтиҗәләре:

Иң яшь – 25 килограммга кадәр авырлык үлчәмендәге көрәшчеләр арасында: I урынны – Зөлфәт Җамалетдинов, II урынны – Алмаз Сруров, III урынны – Милослав Кондратьев; 35 килограммга кадәрге авырлык категориясендә: Абдулла Хәбибрахманов, Даниил Ашаев, Айзат Хәмидуллин; Сәет Сәйфуллин; 45 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә: Риназ Сруров, Али Шичкин, Илнур Сабитов; 45 килограммнан артыграк авырлык үлчәмендә: Айнур Хәсәншин, Муса Мортазин; 50 килограммга кадәр: Ильяс Вафин, Илья Ласточкин, Ярослав Ижутов; 60 килограмм: Рияз Галимов, Рәсим Кашапов призлы урыннарны яуладылар. 60 килограммнан артык авырлык үлчәмендә Илдус Камалов җиңүче булды. Ул шулай ук 70 килограммнан артыграк авырлыктагы көрәшчеләр арасында беренче урынны яулады. Икенче урында – Руфил Кыямов, өченчедә – Сергей Овчинников.

80 килограммнан артыграк авырлык категориясендәге көрәшчеләр арасында Аяз Алимбеков җиңүче булды, Самат Гайнуллин һәм Булат Гыйниятов призерлар өчлегенә керделәр.

90 килограммнан артыграк авырлыктагы спортчылар бил алышуында призлы урыннарны Самат Гайнуллин, Раиль Гарифуллин, Алмаз Гатин яулады. 100 килограммнан артык авырлыктагы көрәшчеләр арасында Айрат Хәлиуллин абсолют батыр булды, икенче призер – Альберт Хисмәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев