Яшь хатын ирен армиядән ике ел көткән
Полина белән Виталий кавышырга да өлгермиләр, яшь ирне сроклы хәрби хезмәткә алалар
Демобилизациядән соң Виталий Чудинов Воркутада шахтада эшләргә кала, анда яхшы түлиләр, ә хатынына үз янына килергә чакырып хат җибәрә. Яшенә кармастан, зирәк булган Полина, кайнанасына иренең кече эне-сеңелләрен тәрбияләргә авыр булуын күреп, иренең тәкъдименнән баш тарта.
Яшь ир туган авылы Яңа Тимошкинога әйләнеп кайтырга мәҗбүр була. Төгәл фәннәргә сәләтле Виталий Максимовичны алдынгы «Победа» колхозына хисапчы итеп чакыралар.
Бер елдан Чудиновларның озак көткән беренче сабыйлары – кызлары Надежда, тагын бер елдан уллары Юрий туа. Аннары бәхетле гаиләдә бер-бер артлы Вера, Любовь, Сильвия, Вячеслав дөньяга аваз салалар.
Балалар күп булуга карамастан, ана барысына да өлгерә!
– Әни безнең өсне юарга, ашатырга-эчертергә, өйне чисталыкта тотарга, мал-туар, кош-корт асрарга каян көч алгандыр, уйлап карасаң акылга сыймаслык, – диләр кызлары. – Ул чагында бит газ һәм краннан аккан су турында хыяллана да алмаганнар. Бераз үсә төшкәч кенә без әнигә ярдәм итә башладык, ә әти һәрвакыт эштә булды. Хәтердә әле, мәктәптән соң көянтә-чиләк алып, суга йөгергәннәр. Хуҗалыкта да кул арасына керергә тырыштык. Әниебез һәрвакыт матур киенгән, алка-муенса таккан булыр иде.
– Әле минем беләзегем дә бар иде, – дип өстәде Полина Николаевна, бәйрәм табыны корган кызларының аның яшь чагы турында сөйләүләренә кушылып.
Юбилей көнендә дә Полина Николаевна улы Вячеслав бүләк иткән кыйммәтле муенса кигән иде.
«Матурлыкны яраткан кеше картаймый» дигән әйтем юкка түгелдер. Кешенең йөзе – аның күңел халәтен чагылдыра.
Полина Николаевна үзен тәбрикләргә килгән рәсми кунакларны – район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломоновны, Иске Тимошкино авыл җирлеге башлыгы Полина Мулееваны чын күңеленнән сөенеп каршы алды. Тантана сәбәпчесе Борис Анатольевич кулыннан район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк алгач бераз югалып та калды. Гади колхозчының фермада, үсемлекчелектә куйган фидакарь хезмәте район хакимияте тарафыннан шулай югары бәяләнер дип көтмәгән иде ул.
– Мин үз балаларым белән горурланам, – диде күп балалы ана.
Чыннан да, Полина Николаевнаның горурланырлыгы бар. Чөнки бит ата-ананың төп казанышлары – балаларның да казанышлары.
Чудиновларның барлык балалары да лаеклы белем алганнар һәм үз һөнәрләрендә чын осталар. Вера Владимир шәһәрендә өлкә клиникасында эшли, Любовь Сочида олимпиаданы оештыруда катнашкан өчен Рәхмәткә лаек булган. Аның Ростов курчаклары дөнья масштабындагы спорт чарасын бизәгән.
Сильвия Витальевна мәгариф өлкәсендә хезмәт куя, туган мәктәбендә балаларга белем бирә. Улы Вячеслав авыл медпунктында фельдшер булып эшләүче хатыны Ирина белән иркен, якты йорт җиткезгәннәр, анда әниләренең аерым бүлмәсе бар. Алевтина шулай ук туган мәктәбендә эшли. Ул хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары.
– Кызганыч, тормыш бер мизгел кебек үтте дә китте, яшәлмәгән дә кебек, – ди Полина Николаевна, кунаклар белән саубуллашып. – Ләкин унике оныгым һәм уналты оныкчыгым минем бу якты дөньяда заяга яшәмәгәнлегемә һәм үземнән соң нәсел дәвамчылары калдыруыма ышану өчен нигез булып тора. Әмма җәннәткә тиң шундый тормышта тагын яшисе килә әле. Мин һәр иртәдә Украинадагы сугыш тизрәк тәмамлансын һәм ир-егетләребез өйләренә исән кайтсыннар дип дога кылам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев