Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Яшь укытучы фән һәм спорт биеклекләрен яулый

Айрат Шәрифуллин — Иске Ибрай мәктәбендә математика һәм физика фәненнән белем бирүче яшь һәм талантлы укытучы, ул кыска вакыт эчендә мөгаллимлек эшчәнлегендә һәм спортта шактый уңышларга ирешергә өлгергән.

Айрат Сабирҗан улы 2000 елның 9 февралендә Иске Ибрай авылында туган. 2007 елда Иске Ибрай гомумбелем бирү мәктәбенә беренче сыйныфка укырга бара, үзен тырыш укучы һәм актив спортчы итеп күрсәтә, чаңгыда шуу белән җитди шөгыльләнә. 2018 елда мәктәпне кызыл аттестат белән тәмамлап, Казан Федераль университетының Алабуга институтына «Математика һәм физика» юнәлеше буенча укырга керә. Уку вакытында берничә тапкыр югары уку йортлары арасында үткәрелгән олимпиадалар җиңүчесе була һәм укуын Алабуга шәһәренең 10нчы күппрофильле лицеенда балаларга белем бирү белән бергә алып бара, шул вакыт эчендә унберенче сыйныф укучыларын чыгарырга да өлгерә.

Институтны кызыл дипломга тәмамлаганнан соң, 2023 елда армиягә китә, хезмәттән соң туган авылына әйләнеп кайта һәм үзе белем алган мәктәптә укы- тучы булып эшли башлый. Укучылар аңа Айрат абый дип мөрәҗәгать итәләр, һәм 2 ел укыту дәверенд ә ул аларның ышанычын һәм хөрмәтен яулый алган. Аның педагогик кредосы – «көчле юл яра».

Айрат Сабирҗан улы – «Ел укытучысы 2025» бәйгесенең зональ этабында «Педагогик дебют» номинациясендә җиңүче. Быел ул үзе укытучы буларак БДИ тапшырган: физикадан – 94, профильле математикадан 99 балл.

Айрат Сабирҗан улы үз фәненә һәм кече ватанына тугрылыклы булу өстенә, чаңгы спорты һәм җиңел атлетика белән дә актив шөгыльләнә. Чаңгы буенча районара һәм республикакүләм ярышларда ул берничә тапкыр призер һәм җиңүче булган.

– Мәктәптә укыганда мин физика һәм математика белән мавыгып шөгыльләндем, төрле олимпиадаларда катнаштым. Рәис Харис улы Бикушев (физик культура укытучысы) һәм Илһам Исмәгыйль улы Дәүләтшин (физика укытучысы) кебек педагоглар мисалында мин мөгаллимлек юлын сайладым. Шулай ук туган авылымны һәм мәктәпне ярату да мөһим фактор булды, – ди Айрат Сабирҗан улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев