Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Яшь юл инспекторлары өлкәннәргә юл йөрү кагыйдәләре турында искәртәләр

Инвалидлар ункөнлегендә 3 нче Аксубай мәктәбенең яшь юл инспекторлары «Нежность» КЦСОНда булдылар.

Балалар юлда һәм транспортта үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре турында үтемле чыгышлар әзерләделәр, юл билгеләренең әһәмияте турында искә төшерделәр. Чарада катнашучылар өчен ролик күрсәтелде һәм «Кышкы куркынычсызлык» тесты үткәрелде.

Нурлат шәһәре буенча ДББУнең ТУ профилактика бүлеге җитәкчесе Гөлфия Гыймалтдинова һәм муниципаль хезмәткәр Татьяна Мартынова профилактик әңгәмә үткәрделәр.

Барлык катнашучыларга да юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белешмәлекләр һәм яктылыкны кире кайтара торган элементлар тапшырылды.

Фото: Аксубай ЮХИДИ архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев