Яшь булса да нәтиҗәле хезмәт куя
Эльвир Нуретдинов – «Волга-Селект» ҖЧҖ механизаторлар коллективының яшь буыны вәкиле.
Шуңа да карамастан, хезмәт казанышлары буенча башкалар өчен үрнәк булып тора. Үзенең тырышлыгы һәм үҗәтлеге аркасында югары күрсәткечләргә ирешә. Узган урып-җыю сезонын ул бүләкләнүгә лаеклы нәтиҗәләр белән тәмамлады. Урак өсте нәтиҗәләре буенча ТР Авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министрлыгы сертификаты һәм медале белән бүләкләнде.
Кыш – игенчегә өйдә утыру өчен сәбәп түгел. Бу көннәрдә Эльвир техниканы кыр эшләренә әзерләү белән мәшгуль. Ремонт бригадасы әгъзалары белән ул тырмаларны, чәчкечләрне, язын игенчеләр кырга алып чыгачак барлык агрегатларны эшче хәлгә китерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев