Яшь аксубайлылар Хәтер һәм кайгы көнендә Бөтенроссия акциясен хупладылар
Хәрби Дан мемориалында район укучылары катнашында «Балалар сугышка каршы» Бөтенроссия акциясе узды.
Митингта үз педагоглары белән мәктәп лагерьларына йөрүче балалар, «Беренчеләр хәрәкәте» яшьләр иҗтимагый оешмасы вәкилләре катнашты. Балалар Бөек Ватан сугышы башлануы турында СССРның тышкы эшләр халык комиссары Вячеслав Молотов чыгыш ясаган куркыныч мәгълүмат язмасын ишеттеләр. Тарихи нотык һәркемне уйланырга мәҗбүр итте.
Акциядә катнашучыларга район башлыгы Камил Гилманов мөрәҗәгать итте.
– Бу якшәмбе көн була, – диде ул. – Самолетлар безнең шәһәрләрне бомбага тота башлый. Дәһшәтле сугыш һәр гаиләгә кагылды, фронтка киткән якташларыбызның яртысыннан артыгы сугыш кырларында һәлак булды. Аларның исемнәре мемориаль плитәләргә уеп язылган, Без Ватан өчен гомерләрен биргән кешеләр турында истәлекләрне хәтерлибез, кадерлибез. Без Ватан бәйсезлеген саклаган солдатларның батырлыгы белән горурланабыз.
Яшь буын исеменнән сүзне Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте активистларына «Беренчеләр хәрәкәте» вәкилләре алды. Алар тарихның мәрхәмәтсез дәресләрен истә тотарга һәм мәрхәмәтле, намуслы эчкерсез булырга, безгә бирелгән иң мөһим нәрсәләрне – тормышны сакларга һәм кадерләргә чакырдылар.
Сугышта һәлак булган якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар. Мәктәп укучылары Мәңгелек ут итәгенә үз куллары белән ясаган кызыл кәнәферләр салдылар, хәтер шәмнәрен кабыздылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев