Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ярты гасырга якын район газетасы белән бергә

Аксубайда яшәүче Марта һәм Евгений Новичковлар район газетасын ярты гасырга якын алдыручы абунәчеләр булып торалар.

Ул гына да түгел, Марта Васильевна һәм Евгений Алексеевич тәрбияләнеп үскән гаиләләрдә, һәрвакыт район газетасын алдырганнар, һәм алар, укучылар буларак, һәрвакыт район вакыйгаларыннан хәбәрдар булганнар.

– Менә интернетта, район газетасының электрон версиясендә яңалыкларны укыдым. Әмма, анда басманың дүртенче бите юк шул, – дип шаяртты йорт хуҗасы (дүртенче битнең иң күп укыла торган бит булган заманнар да бар иде, анда мавыктыргыч характердагы мәкаләләр басыла иде).

Малай чагында әти-әнисенең, балалар өчен даими басмалардан башлап, җитди союз газета-журналларына кадәр, 18 төрле басма алдыруларын хәтерли ул. Ә район газетасы алар арасында аерым урын алып торган – үз төбәгең яңалыклары барысыннан да мөһимрәк.

– Әмма миңа басманың кәгазь версиясе якынрак. Аннан башка яшәп булмый, – дип дәвам итте ул. – Шунысы гына бар, бүген инде замана башкача. Бүген газетада конкрет мәкаләләр языла һәм темалар яктыртыла. Элек газета битләрендә авыл хәбәрчеләренең мәкаләләре дә басыла иде. Хәтерлим әле, үз мәкаләм өчен өч сум сиксән дүрт тиен акча алган идем.

Евгений Алексеевич озак еллар Нурлат-Октябрь ПМК бүлекчәсендә җитәкче булып эшләгән. Аның оешмасы торак йортларга, административ биналарга җылыту системалары урнаштыру, суүткәргечләр сузу белән шөгыльләнгән.

Марта Васильевна өчен безнең газета – күп еллар дәвамында редакциядә авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире булып эшләгән әтисе Василий Челышев турында истәлек. Ул гаиләдә өлкән кыз була, бала чагыннан ук әтисе хезмәт куйган газетаны укып үсә, аны булдыруга күпме көч куелуын күреп белә. Буй җитеп, кияүгә чыканнан соң да район газетасыннан аерылмый.

Василий Павлович 1993 елда 65 нче яшендә арабыздан китте. Марта Васильевна әтисенең йөрәк түрендәге хыялы – 65 яшьлегенә редакциянең бөтен коллективын чакырып, юбилеен бәйрәм итәргә теләгәне турында сөйләде. Әмма язмыш башкача хәл иткән. Без Василий Павловичны кызыклы һәм позитив кеше, югары дәрәҗәдәге журналист буларак хәтерлибез.

Марта Васильевна 38 ел медицина өлкәсендә хезмәт куйган. Шуның биш елын ул 1 нче Аксубай мәктәбендә шәфкать туташы булып эшләгән, балалар сәламәтлеген кайгырткан. Инде дистәләгән еллар лаеклы ялда булса да, элеккеге пациентлары аны җылы сүзләр белән искә алалар.
Новичковлар өч бала тәрбияләп үстергәннәр, оныклары үсеп килә. Нинди генә тормыш авырлыклары килеп туса да, алар район газетасыннан аерылмыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев