Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Ярдәм» хәйрия фонды күрмәүчеләр өчен Коръән Тәфсирен рус телендә бастыра башлады

«Ярдәм» типографиясендә Луи Брайль системасы белән тәрҗемә ителгән Коръән Тәфсире – БДБ илләрендә бердәнбер.

«Ярдәм» хәйрия фонды каршындагы типографиядә Брайль системасы буенча Коръән Тәфсире (Каләм Шәриф) бастыра башладылар.

  • Каләм Шәриф – Коръәннең мәгънәләрен рус теленә тәрҗемә итү. Ул Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте химаясе астында тәрҗемә ителгән. Әлеге тәрҗемә квалификацияле белгечләрнең – филолог, имамнар, ислам уку йортлары укытучыларының җиде еллык коллектив эше нәтиҗәсе булып тора.

Ә Коръән Тәфсиренең Брайль версиясе «Ярдәм» хәйрия фондының күрмәүче белгечләре тарафыннан ел ярымнан артык әзерләнгән. Брайль системасы – ул сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен уйлап табылган уку системасы.

«Ярдәм» фонды каршындагы типография Россиядә Луи Брайль системасы буенча китаплар бастыру эшен беренчеләрдән булып башлады. Шулай ук, «Ярдәм» – БДБ территориясендә мөселман продукциясен Луи Брайль системасы буенча бастыру белән шөгыльләнүче бердәнбер типография.

Китапның бер тулы комплекты 10 томнан тора. Тәфсир комплектын типографиядә сатып алырга яки заказ бирергә мөмкин. Бер тулы комплектның суммасы – 15 мең сум, ә бер томныкы мең ярым сум тәшкил итә.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев