Ярдәм һәм игътибарлы булганнары өчен бүләкләделәр
Район башлыгының Рәхмәт хатларына махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә азык-төлек җыелмаларын формалаштыруда һәм таратуда ярдәм күрсәткәннәре өчен район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре лаек булды.
Алмаз Мингулов аларны атналык киңәшмә ахырында тапшырды һәм хезмәттәшләренең бу эшне үзләренең төп вазифаларыннан тыш башкаруларын ассызыклады.
– Бу эш җаваплылык һәм оешканлык кына түгел, ә кешеләргә карата ихлас игътибар, бүген кайгыртуга мохтаҗ булганнарга ярдәм итәргә әзер булуны да таләп итә. Сезнең кебек битараф булмаган хезмәткәрләр тырышлыгы белән яклаучыларыбызның гаиләләренә ярдәм үз вакытында барып җитә. Инициативагыз, җаваплылыгыгыз һәм уртак эшкә керткән өлешегез өчен рәхмәтемне белдерәм, – дип билгеләп үтте район җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев