Яралы сугышчы госпитальдән балаларга бүләкләр җибәрә
Өлфәт Заһидуллин беренче көннәрдән үк Донбассны яклауга мобилизацияләнгән.
Ул Авдеевка һәм Угледар өчен хәрби операцияләрдә катнашкан. Угледар өчен сугышларда яраланган килеш, ул өч тәүлек ярым дәвамында авыр яраланган дүрт егетне сугыш кырыннан алып чыга.
Дәваланганнан соң яңадан сафка баса һәм үз ротасы составында Курскны яклауга китә. Өлфәт “Хәрби разведкада хезмәт өчен”, “Хәрби хәрәкәтләр ветераны” медальләре белән бүләкләнгән.
Курск янындагы сугышларда сугышчы үзен геройларча күрсәтә. Үз тормышын куркыныч астына куеп, яклаучыларны коткара, үзе исә аягын югалта. Хәзер Мәскәүдә Вишневский исемендәге госпитальдә дәвалана.
Ул Яңа елны анда яралы сугышчылар арасында каршылаячак. Һәм бу бәйрәм һәр бала өчен шатлыклы булырга тиеш, дип саный сугышчы. Шуңа күрә ул туганнарына акча җибәргән һәм үз исеменнән Шәрбән авылының барлык балаларына Яңа ел пакетлары тапшыруны сораган.
– Балачакта һәркайсыбыз Яңа елны могҗиза итеп көтте! Балачак шатлыклы һәм аяз булырга тиеш. Барлык балаларга һәм якташларга тыныч күк йөзе телим! Җиңү безнең якта булачак! – ди Өлфәт.
Тизрәк савыгырга язсын сиңа, Аксубай җиренең данлы улы, батыр йөрәкле, кыю көрәшче!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев