Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Янгын күзәтчелеге бүлегендә яңа җитәкче билгеләнде

Нурлат һәм Аксубай районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе урынбасары итеп Александр Бибиков билгеләнде.

Вазифага керешкәнче, Александр Николаевич Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең (Әлмәт шәһәре) Әлмәт муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлегенең өлкән инспекторы вазифасын башкарган.

Александр Николаевич Бибиков 1983 елда туган, Аксубай сигезьеллык мәктәбен, аннары Аксубай гимназиясен тәмамлаган. 2000 елда Чистай авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Аны тәмамлаганнан соң РФ Кораллы Көчләре сафларына чакырыла. 2005 елда Дәүләт янгын күзәтчелеге бүлегендә башта стажер булып хезмәт итә, аннары Аксубай районы ГПН инспекторы вазифасына билгеләнә.

2007 елдан алып – 16 елдан артык Әлмәт районы Дәүләт янгын күзәтчелеге бүлегендә эшли, сорау алучыдан алып өлкән инспектор вазифасына кадәр юл үтә. 2023 елның 1 сентябреннән Александр Бибиков Нурлат һәм Аксубай районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе урынбасары вазифаларына кереште. Өйләнгән, өч баласы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев