Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Яңа Үзи авылы чишмәсендә ял итү өчен беседка төзегәннәр

Яңа Үзидә чишмәне күптән инде төзекләндерделәр.

Бирегә су алырга бөтен авыл килә, шәһәрдән кайткан авылдашлар да чишмә суын савытларга тутырып алып китәләр. Һәм, Болын чишмәсе суыннан да тәмлерәк су беркая да юк, дип таныйлар. Ә чишмә тирәсендә табигать нинди – бу гүзәллектән күңел җырлый, авылның һәр кешесен балачак һәм яшьлек хатирәләренә алып китә, кайчандыр бирегә көянтә-чиләкләр асып су алырга килгәннәр, җыелышып күңел ачканнар.

Чишмә янында ял урыны булдыру нияте күптән булган. Әмма аны хәзер генә тормышка ашырдылар.

– Болын чишмәсе янында ял итү мәйданчыгы булдыру эшләрен 14 июльдә башладык. Авылның эш сөючән ир-егетләре – Рамил Әхмәтвәлиев, Динар Сәмигуллов, Фердинанд Мәгыйзов, төп эштән соң, ял көннәрендә генә эшләсәләр дә, бик күпне башкардылар, – дип сөйли Беловка авыл җирлеге башлыгы Илсур Мәхмүтов. – Яшел болын өстендә бик матур корылма торгызыла. Бу безнең хыял гына түгел, авылның инициативалы ир-егетләре теләге дә. Һәм алар, ниһаять, тормышка ашачак. Алар вөҗданнары кушканча, игелек һәм юмартлык белән, эшләгән хезмәтләре өчен хак алмыйча, эшләгән эшләреннән канәгатьлек алып, алар халыкка – киләчәк буынга үзләреннән тагын бер зур бүләк ясарга теләделәр. Минем бөтен авыл халкына – аксакалларга, киленнәргә, балаларга, оныкларыбызга, авылдашларыбызга, тормыш чыганагына битараф булмаганнары, кулдан килгәнчә ярдәм иткәннәре өчен зур рәхмәт әйтәсем килә.

Яңаүзилеләр бигрәк тә инициативалы якташлар эшли торган “Нурлат нефть эшкәртү цехы” җитәкчесе – Илдар Хәкимҗан улы Фазлыевка, Илсуар Әнвәр улы Карамышевка рәхмәтле. Авыл чишмәсендә барлык уңайлыклары булган заманча, матур корылма төзергә ниятләү турында хәбәр иткәч, җитәкчеләр, мондый эшкә битараф булмаганнар, аларга бушлай бик күп төзелеш материаллары кайтарганнар. Җитәкчелек ягыннан мондый ярдәм аларны эштә хөрмәт итүләрен, хезмәтләрен югары бәяләүләрен аңлата.

Шундый мәрхәмәтле, ярдәмчел, юмарт җитәкчеләр дә тумышлары белән Яңа Үзи авылыннан – Илдар Хәкимҗан улы Фазлыев – аксакал Зәйнулла бабай, Илсуар Әнвәр улы Карамышев – Карамышевлар нәселеннән.

– Хөрмәтле җитәкчеләр, чишмәне төзекләндерүдә ярдәм итүегез өчен сезгә зур рәхмәт, – диде Илсур Мәхмүтов. – Бу ял зонасын төзүдә катнашкан ир-егетләргә, кулларыгыз алтын булган өчен генә түгел, игелекле йөрәгегез өчен дә чиксез рәхмәт белдерәм. Сезгә озын гомер, бәхет телим.

Фото: Илсур Мәхмүтов архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев