Яңа Кармәт авыл җирлегендә халык авыл проблемаларын хәл итүдә активлык күрсәтә
Яңа Кармәт авыл җирлеге башлыгы Илнур Шакиров муниципаль берәмлекнең төрле юнәлешләр буенча эшчәнлеген анализлады.
Җирлек территориясендә дүрт торак пунктта 867 кеше гомер итә. Хисап елында алты бала туган, 15 кеше вафат булган.
Җирлек территориясендә биш КФХ эшли. Хуҗалыкларда 824 баш мөгезле эре терлек асрала, шуның 486сы сыерлар. Узган елда халыктан 1400 тонна сөт җыелган.
Җирлек халкы авыл проблемаларын хәл итүдә актив катнаша. Узган ел үзара салым маддәсе буенча 337000 сум акча җыелган (план 100 процентка үтәлгән). Республикадан өстәмә финансланган акча белән аның гомуми күләме 1685000 сум тәшкил иткән. Бу акчага Яңа Кармәттә агачларны кисү, иске мәктәп территориясеннән корылмаларны сүтү һәм чүптән чистарту, төп юлларга вак таш салу һәм тигезләү эшләрен гамәлгә ашырганнар. Яңа Дума һәм Рус Кармәте авылларында да шундый ук эшләр башкарылган. Үзара салым акчасының бер өлешен кышын юлларны карап тотуга һәм җәен үләннәрне чаптыру өчен кулланганнар. Агымдагы елга үзара салым акчасына түбәндәге эшләр планлаштырыла: торак пунктлар урамнарын төзекләндерү, Яңа Кармәттә иске мәктәп һәм чишмә территориясен төзекләндерү буенча эшләрне дәвам иттерү, Яңа Дума авылында янгынга каршы буа төзү, кышын юлларны карап тоту, җәй җирлек территориясеннән, Индустриаль, Яңа Кармәт һәм Яңа Дума зиратлары өстеннән үләннәрне чаптыру.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм программасы буенча терлек асраучылар сыерлар, кәҗәләр өчен 1907300 сум, шулай ук кош-корт сатып алу өчен – 498500 сум, ат асраган өчен – 260000 сум күләмендә дәүләттән субсидия алган. Киңәйтелгән утырышта мәгарифкә, мәдәнияткә, сәламәтлек саклау өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Утырышта катнашучылар махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булган якташларны – Илһам Гафиятовны, Андрей Володарчикны, Ленар Нотфуллинны, Нияз Хәсәновны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев