Яңа елдан хезмәткәрләрнең минималь хезмәт хакы арта
Билгеле булганча, агымдагы елның гыйнварыннан Россия Федерациясе территориясендә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме турындагы Федераль закон маддәсенә үзгәрешләр кертелде – ул аена 22 440 сум дәрәҗәсендә булачак.
Яңалык турында тулырак мәгълүмат – бюджеттан тыш өлкә хезмәткәрләрен ниләр көтүе турында газета укучыларга тәфсилләп район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Моратшин бәян итә.
–Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Хезмәт кодексы нигезендә 2024 елның декабрендә Профсоюзлар федерациясе, эш бирүчеләр берләшмәсенең Координацион советы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында республикада минималь хезмәт хакы турында Килешү төзелгән. Әлеге Килешү нигезендә, 2025 елның 1 гыйнварыннан ТР икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында аена 23 200 мең сум күләмендә минималь хезмәт хакы билгеләнә.
РФ Хезмәт кодексының 133.1 маддәсе нигезендә, югарыда телгә алынган килешү нигезендә, Татарстан Республикасы территориясендә эшләүче һәм оешма белән хезмәт мөнәсәбәтләрендә торучы икътисадның бюджеттан тыш секторы хезмәткәренең айлык хезмәт хакы (компенсация һәм кызыксындыру характерындагы түләүләрне дә кертеп) – республика территориясендә эшчәнлек алып баручы юридик зат, юридик зат оештырмаган шәхси эшмәкәр тарафыннан 2025 елның 1 гыйнварыннан эш вакыты нормасы тулысынча эшләп бетерелгән һәм хезмәт нормалары үтәлгән шарт белән 23 200 сумнан түбәнрәк була алмый.
Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләре өчен минималь хезмәт хакы «Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме турында» Федераль закон (ягъни 2025 елның 1 гыйнварыннан аена 22 440 сум) нигезендә билгеләнә.
Шуңа бәйле рәвештә, хезмәткәрләр, эш вакытының айлык нормасын тулысынча эшкәртеп, минималь хезмәт хакы күләменнән түбәнрәк булган очракта, аларга хезмәт хакын исәпләгәндә, үзләренең хезмәт хокукларын яклау һәм хокукый чаралар күрү максатыннан, Татарстан Республикасында Дәүләт Хезмәт инспекциясенә, шулай ук прокуратура һәм судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
– Хезмәт законнарын бозган өчен нинди җаваплылык каралган?
– Хезмәткә түләүнең минималь күләмен түләү буенча билгеләнгән дәүләт гарантиясен тәэмин итү өлешендә хезмәт законнарын бозуга юл куйган эш бирүчеләр административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 5.27 маддәсе нигезендә административ җаваплылыкка тартыла.
Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 5.27 маддәсе 6 өлеше нигезендә, эш хакын хезмәт законнарында каралган күләмнән кимрәк күләмдә билгеләү вазыйфаи затларга – ун меңнән егерме мең сумга кадәр; эшкуарлык эшчәнлеген юридик зат төземичә гамәлгә ашыручы затларга – бер меңнән биш мең сумга кадәр; юридик затларга – утыз меңнән алып илле мең сумга кадәр күләмдә административ штраф салуга китерә.
Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 5.27 маддәсе 7 өлеше нигезендә, элек шундый ук хокук бозулар өчен административ җәзага тартылган зат тарафыннан административ хокук бозу, әгәр бу гамәлләр кылынган җинаять эше булмаса, вазыйфаи затларга – егерме меңнән алып утыз мең сумга кадәр күләмдә административ штраф яисә бер елдан алып өч елга кадәр дисквалификация; эшкуарлык эшчәнлеген юридик зат төземичә гамәлгә ашыручы затларга – ун меңнән алып утыз мең сумга кадәр; юридик затларга илле меңнән алып йөз мең сумга кадәр күләмдә административ штраф салуга китерә.
Эш бирүче тарафыннан эш хакы түләү, хезмәт хакын тоткарлау өлешендә хезмәт законнарын бозу мәсьәләләре буенча «кайнар линия» телефоннары эшли:
8 (84344) 2-84-87 – Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Башкарма комитеты;
8 (84344) 2-74-61 – Аксубай районы буенча «Татарстан Республикасы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» ДКУ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев