Яңа ел башыннан Татарстанда бензин һәм дизель ягулыгы кыйммәтләнде
Күрсәтелгән вакыт эчендә барыннан да бигрәк дизель ягулыгы кыйммәтләнгән.
2022 елның декабрь ахырыннан агымдагы елның 9 гыйнварына кадәр Татарстанда АИ-92 һәм АИ-95 бензины, шулай ук дизель ягулыгы кыйммәтләнде. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.
Күрсәтелгән вакыт эчендә барыннан да бигрәк дизель ягулыгы кыйммәтләнгән. Аның бәясе бер литры өчен 40 тиенгә арткан һәм 54,74 сумга җиткән.
АИ-92 һәм АИ-95 маркалы бензинның бер литры өчен бәя 2 тиенгә – 45,98 сумга һәм 49,48 сумга кадәр арткан.
Шул ук вакытта АИ-98 ягулыгына бәяләр үзгәрешсез калган – бензинның бер литры өчен 60,77 сум.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев