Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Яңа Дума авылы чишмәсе яңа көч белән ага башлады

Яңа Дума авылында халыкның актив катнашында чишмә ачылу тантанасы булды.

Авылда өч чишмә бар, бусы, калган икесеннән аермалы буларак, суы чиста булуга карамастан, халык арасында зур популярлык казанмаган. Бу борынгы чишмә еллар дәвамында ташландык хәлдә булган. Җирле халык аны төзекләндерергә карар итә. Төзекләндерү өчен акча җыялар һәм эшкә тотыналар. Техника белән Юрий Ильин җитәкчелегендәге «Дума» ДДНГ ярдәм итә. Нефть чыгару предприятиесе шулай ук чишмә тирәсен койма белән дә тотып алган.
Авыл халкы җиң сызганып эшләгән, төзелеш һәм бизәү эшләре белән бергә, чишмә суын агызып җибәрү юлын да ясаганнар, хәтта түбә башына әтәч фигурасын да урнаштырганнар.
Тантанада катнашучыларга район башлыгы Камил Гилманов мөрәҗәгать итте.


– Безнең табигатебез бик матур, җир чишмә-инешләргә бай, – диде ул. – Бу чыганакны сез үз көчегез белән һәм нефтьчеләр ярдәмендә төзекләндерә алдыгыз. Чишмәне яңартуда катнашкан һәркемгә рәхмәт әйтәсем килә, ул халыкны чиста су белән туендырачак һәм авыл халкы өчен күңелле ял урыны булачак.


Авыл халкын «ТАТЕХ» АҖ генераль директоры Ирек Хәйруллин сәламләде.


– Районда эшләгән 24 ел эчендә халыкның социаль мәсьәләләрен хәл итүдә беркайчан да катнашмый калганыбыз юк, – дип билгеләп үтте ул. – Бу районда да күп объектлар төзелде. Бу чишмә авыл халкына тагын бер бүләк. Ул сезнең сәламәтлекне сакласын!


Авыл халкы чишмәне ачу тантанасында зур шатлык белән катнашты. Халык шагыйрәсе Рушания Низамова авыл чишмәсенә багышланган шигырен укыды һәм алкышларга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев