Яңа Аксубайда яшәүчеләр Эш бирүче көнендә эшле булдылар
Мәшгульлек үзәге белгечләре Яңа Акубай авыл җирлеге территориясендә Эш бирүчеләр көнен үткәрде.
Бу көнне эш бирүче картлар һәм инвалидлар өчен Федоровка интернат-йорты директоры Надежда Никитина белән мәшгульлек үзәге вәкилләре һәм авыл җирлеге башлыгы Алексей Макаров белән берлектә эшкә алу өчен потенциаль кандидатлар белән очраштылар. Социаль учреждениедә берничә вакантлы вазифа булган. Якындагы торак пунктта яшәүче эшсезләр өчен бюджет оешмасына эшкә урнашуны эшсезлек проблемасын уңышлы хәл итү дип санарга мөмкин. Нәтиҗәдә, вакантлы эш урыннарына дәгъвачылар табылган. Бары бер генә – сиделка вакансиясе генә калган.
Фото: Мәшгульлек үзәге архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев