Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Яңа Аксубайда борынгы чишмәне төзекләндерәчәкләр

Гражданнар җыенында район Советы рәисе Камил Гилманов авыл халкын чиста су белән тәэмин итә торган чишмәне төзекләндерүдә ярдәм итәргә вәгъдә бирде

Район башлыгы Кече Аксубайда буа төзүдә дә ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте. Бу гади булмаган мәсьәләне хәл итү белән район хакимияте беренче ел гына шөгыльләнми. Катлаулы, чөнки моның өчен Экология министрлыгы, буа территориясе аның карамагында булган Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм башка ведомстволар белән тиешле килешүләр кирәк.

Яңа Аксубай авыл җирлеге башлыгы Алексей Макаров хисап докладында билгеләп үткәнчә, 2022 елда авыл кешеләрен биш авылның иминлеген тәэмин итү, сайлаучыларның гозерләрен үтәү, шулай ук янгыннарны кисәтү эше җирле хакимият эшчәнлегенең төп юнәлеше булган. Советның ун депутаттан торган эше рәсми сайтта чагылыш тапкан.

Докладчы билгеләп үткәнчә, бүген авыл халкына ярдәм итү чаралары күп булуга карамастан, халык саны елдан-ел кими бара. 2022 елда Яңа Аксубай авыл җирлегендә нибары дүрт сабый дөньяга килгән.

– Җирлек тормышы финанслар белән тәэмин ителештән тора, – дип ассызыклады Алексей Макаров. – План буенча безнең бюджет 5 186,3 мең сум тәшкил итәргә тиеш иде. Фактик үтәлеш 5 591,0 сум тәшкил итте, шуларның 234,7 мең сумы – үзара салым акчалары. Авыл язмышы, үзегез күргәнчә, турыдан-туры безгә, салымнарның ничек җыелуына һәм бюджетның ничек тулылануына бәйле. Узган ел чыгымнар бюджеты 99 процентка үтәлде. 2023 елга үзара салым акчаларын җыю процедурасы башланды инде. Моны 1 апрельгә кадәр эшләргә кирәк. Республикадан финанс ярдәме алу өчен 335 мең сум акча җыярга планлаштырабыз. Бу бюджетның керем өлешенә яхшы ярдәм булачак.

Узган ел җирлектә үзара салым акчасына һәлак булучыларга обелиск төзелгән, вак таш сатып алынган, аны кайтарту һәм юлны төзекләндерү өчен түләүләр башкарылган, контейнерлар өчен мәйданчыклар төзелгән, ВНБ өчен автоматика, насос сатып алынган, энергия саклагыч лампалар урнаштырылган, шулай ук кышкы чорда юлларны карап тоту өчен дә файдаланылган, суүткәргечләрне ремонтлаганнар, Азатта янгын гидранты урнаштырганнар.

Гражданнарның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә шулай ук шәхси хуҗалыклар ярдәм итә. Җирлектә 275 мөгезле эре терлек бар, шуларның 88е – савым сыерлары, 475 баш вак терлек, биш ат. Алга таба, дип билгеләп үтте докладчы, крестьян хуҗалыклары хуҗаларына, субсидияләргә гаризаларны бары тик электрон рәвештә, «Минем субсидияләр» программасы буенча гына бирергә кирәк булачак.

Төзекләндерү буенча барлык чараларда, чыгыш ясаучы билгеләп үткәнчә, бюджет өлкәсе хезмәткәрләре аеруча актив катнаша. Ул чараларны оештыру эшчәнлеге белән генә чикләнмәгән мәдәният хезмәткәрләрен аерым билгеләп үтте.

Җирлек башлыгы чыгышында урамнарның чисталыгына, аларны карап тотуга һәм җәйге вакытта төзекләндерүгә зур игътибар бирелде. Үлән баскан ташландык йортларның ишегаллары янгын чыганагы булырга сәләтле, дип билгеләп үтте Алексей Макаров җыенда катнашучыларга һәм күршедәге шундый корылмаларга игътибарлырак булырга, аларның территорияләрен вакытында чабарга кирәк, дип басым ясады.

Җыенда катнашучыларның докладчыга дәгъвалары булмаса да, аның чыгышыннан җирле хакимиятнең проблемалары барлыгы ачыкланды.

Бу – Яңа Аксубайда һәм Кисада эчә торган суның сыйфаты, Федоровка поселогында фельдшер булмау, Кисада балалар бакчасының канәгатьләнерлек булмаган торышы, интернат-йортка юллар, Азатның үзәк урамының яктыртылмавы. Шулай итеп, җирле хакимиятнең 2023 елда да эшлисе эшләре бар әле.

–Борчыган проблемаларны хәл итүдә инициатива һәм ныклык күрсәтүегез өчен сезгә рәхмәт белдереп, киләчәктә дә безнең бергәләп барлык бурычларны да үти алуыбызга ышаныч белдерәсем килә, – дип тәмамлады чыгышын Алексей Макаров.

Район Советы рәисе Камил Гилманов чыгышында илдәге һәм дөньядагы бүгенге вәзгыятькә мөһим басым ясады. Җирлектән өч ир-ат мобилизацияләнгән, тагын берсе «Адмирал Горшков» фрегатында, икесе вакытлы чакырылыш буенча хезмәт итә. Җитәкче җирлек хатын-кызларына махсус хәрби операциядә бурычларын үтәүче якташларга һәм алар белән бер дулкында яшәүчеләргә мәрхәмәт һәм игелек күрсәткәннәре өчен

рәхмәт белдерде. «Без - бергә» акциясенең бер аенда җирлек хатын-кызлары, маскировка челтәрләреннән тыш, 800 пар йон оекбаш бәяләп алгы линиягә озатканнар! Камил Камал улы блиндажлар һәм землянкалар өчен буржуйка мичләре ясаган һәм аларны Анатолий Скворцов һәм Сергей Литта белән берлектә шәхсән үзе махсус хәрби операция территориясенә илткән Александр Убейкинга рәхмәт белдерде. Нацизмга каршы көрәшүче якташлары белән даими элемтәдә булган Александр яңаксубайлыларга махсус хәрби операция линиясендә булган сугышчылардан рәхмәт сүзләрен тапшырды.

Җыенда районның баш ветеринария табибы Рәис Хөснуллин шәхси хуҗалыкларда асралучы дуңгызларны африка чумасыннан һәм кош-кортларны грипптан саклау зарурлыгы һәм профилактик чаралар турында сөйләде. Ул шулай ук җыелучыларга шәхси терлекләрне биркалау турында да хәбәр итте.

Җирлек администрациясенең хокук саклау органнары белән хезмәттәшлеге һәм аның территориясендәге крименоген хәл турында полициянең участок вәкиле Азат Гайнуллин бәян итте.

Мобилизацияләнгән сугышчының әнисе Елена Охотникованың “Россия – матушка моя” шигырен укып, чыгыш ясавы залда утыручыларның берсен дә битараф калдырмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев