Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Яңа Аксубай мәдәният йортында җырлыйлар, бииләр, сугышчылар өчен оекбашлар бәйлиләр һәм яшеренү челтәрләре үрәләр

Бу көннәрдә Яңа Аксубайда яшәүчеләр, район халкы кебек үк, бер бурыч – махсус хәрби операция зонасында булган сугышчыларыбызга җылы әйберләр һәм маскировка челтәрләре белән ярдәм итү белән берләштеләр.

Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, гадәттә, сәхнә иҗаты белән шөгыльләнгән мәдәният учагы берникадәр вакытка патриотик мәйданчыкка әверелде. Авыл халкы монда сарык йоны алып килде, аны эрлиләр һәм оекбашлар бәйлиләр. Шулай ук мәдәният йортында агач каркас урнаштырганнар һәм анда яшеренү сеткасы ясыйлар. Өстәвенә, эшкә күрше Киса һәм Кече Аксубай авыллары халкы да кушылган. Һәр ана безнең сугышчыларга Җиңүне якынайтырга, аларны җылытырга, гомерләрен саклап калырга, сәламәтлекләрен сакларга булышырга тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев