Яңа Аксубай җирлегендә оештырылган турнир махсус хәрби операциядә һәлак булган геройларга багышланды
Киса авылында махсус хәрби операция зонасында һәлак булган каһарманнарга багышланган патриотик турнир узды.
Болар – Юрий Викторович Харитонов, Иван Юрьевич Харитонов, Вячеслав Викторович Харитонов, Александр Викторович Кузьмин, Алексей Андреевич Пикушев, Леонид Алексеевич Мадюков, Денис Андреевич Мадюков.

Якташларын искә алу өчен, авыл үзәгенә авылдашлар, тирә-күрше авыллар халкы җыелды. Тантаналы митинг Хәрби дан мемориалы каршындагы мәйданда узды. Җыелучыларга район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров мөрәҗәгать итте.
– Бүген без турнирга хоккей уйнау, уенчылар өчен җан ату яисә коралдан ату ярышларында катнашу өчен генә түгел, һәлак булган сугышчыларны искә алу өчен килдек, – дип билгеләп үтте ул. –Аларның әти-әниләренә сугышчылар тәрбияләп үстергәннәре өчен чын күңелдән рәхмәт әйтү өчен дә. Якташларыбыз без тыныч күк астында яшәсен, хезмәт итсен, укысын өчен һәлак булдылар. Алар турындагы истәлек мәңгелек булырга тиеш. Геройларыбызга дан!
Яңа Аксубай авыл җирлеге башлыгы Алексей Макаров барлык катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм әлеге турнирның ел саен уздырылачагын ассызыклады.
– Без Донбасска сугышчыларыбыз янына гуманитар йөк белән барганда, алар бик шатланалар, – дип уртаклашты ул. – Аларның күзләре сөенечтән балкый, сугышчылар безнең үзләренә теләктәшлек белдерүне сизәләр. Һәм бу без аларга алып бара торган ярдәм йөгеннән күпкә мөһимрәктер, мөгаен. Бергә җиңәчәкбез!

Генерал майор Анатолий Молоствов үз чыгышында МХО үткәрү зонасында көрәшүче Россия солдатларының батырлыгы турында сөйләде.
Патриотик турнирда катнашучыларны район чуаш милли-мәдәни үзәге рәисе Роза Чентаева, «Ватанга хезмәт итәм» район иҗтимагый оешмасының чик буе сакчылары берлеге җитәкчесе Алексей Бобов, Яңа Аксубай авыл җирлеге депутаты Рузилә Бәширова сәламләде. Алар билгеләп үткәнчә, мондый очрашулар сугышчылар турындагы истәлек һәм яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү өчен бик мөһим һәм кирәк.
Спорт мәктәбе директоры Радик Канәфин ярышлар тәртибе белән таныштырды.

Бу көнне чарада катнашучыларны бай эчтәлекле программа көтте. Район туган якны өйрәнү музее район волонтерлары белән берлектә махсус хәрби операция зонасыннан кайтарылган экспонатлардан күргәзмә оештырды. Сугыш исе аңкып торган бу әйберләрне һәркем кулына ала, сугышчыларыбыз МХО зонасында көн саен очраша торган рухны, атмосфераны тоя алды.

Биредә үк үзеңне автоматны сүтеп җыюда сынап карарга, чик сакчылары җитәкчелегендә пневматик винтовкадан атып карарга мөмкин иде. Кыр кухнясы коймак белән чәй, ботка тәкъдим итте. Ә боз мәйданчыгында хоккей вакыйгалары үсеш алды. Киез итекле хоккей бик күп җанатарларны җыйды. Бу көнне әлеге объектның ачылышы да булды. Хоккей мәйданчыгы авыл халкыннан җыелган үзара салым акчасына төзелгән һәм авыл яшьләре, балалар өчен яраткан урын булып тора.

Әлбәттә, боз өстендәге спорт дәртен берни белән дә чагыштырырлык түгел, әмма бу истәлекле көндә кайсы команданың җиңүгә ирешәчәге түгел, ә барысының да якташ геройлар истәлегенә бергә җыелуы мөһим иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев