Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Яңа Аксубай авылында чишмәне төзекләндерделәр

Яңа Аксубай халкы авыл чишмәсен тулысынча тәртипкә китерде.

Картлар сөйләве буенча, бу чишмә гасырлык тарихка ия. Алар аны балачактан ук хәтерлиләр. Элек су шулкадәр күп аккан ки, аның янында тегермән төзелгән булган. Авыл халкы аннан салкын, чиста су эчкән.

Яңа Аксубай халкы бу чишмәне төзекләндерергә карар итте. Якшәмбе иртәсендә биредә активистлар җыелды һәм битараф булмаган авыл халкы эш планын билгеләп, эшкә кереште. Юрий Охотников, Александр Крайнов, Александр Охотников, Виктор Явгаев, Дмитрий Мадюков, Сергей Соловьев, Юрий Охотников, Леонид Мадюков тырышып эшләделәр. Ир-атлар иске черегән коены чистарттылар, суын суырттылалар, чишмәнең иске бурасын яңасына алыштырдылар, чишмә суы агып торган елгачыкны чистарттылар. Волонтерлар зур күләмдәге эшне уңышлы башкарып чыктылар. Чиста, матур килеп чыкты.

Активистлар моның белән генә чикләнергә теләмиләр, чишмәнең тирә-ягын төзекләндерергә һәм аны авыл халкының ял итү урынына әйләндерергә планлаштыралар.

– Яңа Аксубайда халык дус, инициатив, – дип билгеләп үтте авыл җирлеге башлыгы Алексей Макаров. – Алар үзләренең кече ватаннары өчен җан аталар, аны яхшырак, матуррак итәргә омтылалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев