Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Яман шеш диагнозын ничек кабул итәргә

Онкология – ул кешенең тормышын астын-өскә әйләндерә торган авыр сынау.

Аксубай районында 690дан артык кеше шушы диагноз белән яши, һәм аларның һәрберсе курку, паника, тынгысызлык, ачу хисләре белән очраша.

«Онкологика» хәйрия фонды онкопсихологы Гүзәл Гыйләҗетдинова район газетасы укучылары белән, авыруны ничек кабул итәргә һәм аның белән ничек яшәргә, шулай ук бу гади булмаган хәлдә якыннарыңа ничек ярдәм итәргә дигән кыйммәтле киңәшләре белән уртаклаша.

Яман шеш диагнозын ничек кабул итәргә:

* Авыру белән ялгыз калмагыз. Шуны аңлау мөһим, сез ялгыз түгел. Сезнең белән янәшәдә гаиләгез, табиблар, онкопсихологлар. Алар белән үзегезнең кичерешләрегез һәм курку хисләрегез турында сөйләшегез.

* Үзегезнең авыруыгызны яшермәгез. Якыннарыгыз, дусларыгыз, хезмәттәшләрегез белән уртаклашыгыз. Бәлки, аларның берәрсе әлеге сынау аша узгандыр һәм үз тәҗрибәсе белән уртаклаша алыр.

* Ярдәм сораудан курыкмагыз. Ялгыз гына берни дә эшләп булмавын истән чыгармагыз. Сезгә әхлаки һәм шулай ук практик ярдәм кирәк.

* Онлайн-берләшмәләрдән ярдәм эзләгез. Интернетта яман шеш авырулы кешеләр өчен бик күп төркемнәр бар, анда сез, тәҗрибә уртаклаша, ярдәм таба, кыйммәтле киңәшләр ала алачаксыз.

* Үз-үзегезгә бикләнмәгез. Аңардан тыш, сезнең көндәлек эшләрегез һәм бурычларыгыз бар. Сезгә авыруны оныттырып торырга һәм үзегезне яхшы хис итәргә ярдәм итәчәк эшләр исемлеген генә төзергә тырышыгыз.

* Теләсә нинди ярдәмне кабул итегез. Якыннарыгызның ярдәменнән баш тартмагыз. Алар сезнең хәлегезне җиңеләйтер өчен барысын да эшләргә телиләр.

Яман шеш авырулы кешегә ничек ярдәм итәргә:

* Гадел булыгыз. Онкопациент үз диагнозы һәм дәвалау ысуллары турында дөресен белергә тиеш.

* Аны бала караган кебек кайгыртмагыз. Ул карарлар кабул итә алырлык өлкән кеше.

* Сабыр булыгыз. Яман шешне дәвалау – зур көч һәм сабырлык таләп итә торган озакка сузылган һәм авыр процесс.

* Аңа киңәшләр агымы белән басым ясамагыз. Тикшерелмәгән мәгълүматлар чыганакларына түгел, ә табибларга ышаныгыз.

* Мәгълүматлар белән аның гайрәтен кайтармагыз. Авыру турындагы яңалыклар, бигрәк тә тискәре мәгълүматлар белән борчымагыз.

Янәшәсендә булыгыз. Вакытны аның белән үткәрегез, аның эшләре белән кызыксыныгыз, әңгәмәне хуплагыз.

Шуны истә тоту мөһим, рак – ул хөкем карары түгел. Заманча дәвалау методлары ярдәмендә күп кенә кешеләр озак һәм тулы канлы яши. Иң мөһиме – бирешмәскә, уңай кәеф сакларга һәм үз-үзеңә ышанырга.

Аксубай районының онкоавырулары берләштеләр: Ватсаппта бер-берсенә ярдәм итәр өчен онкопациентлар һәм аларның туганнары кушыла алган «Көчле рухлылар» төркеме төзелгән. Төркемдә онколог, онкопсихолог һәм консультатив ярдәм күрсәтелә. QR-код буенча күчегез һәм төркемгә керегез. Без – бергә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев