Ялгыз түгел, янәшәсендә игелекле кешеләр бар
Яңа Кармәт авылында яшәүче Евдокия Цветкова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Евдокия Васильевна бөтен гомерен туган ягына багышлаган. Ул Яңа Богородское авылында (хәзерге Яңа Кармәт авылының руслар яшәгән ягы) күп балалы гаиләдә туган. Балачактан «Герои труда» колхозында, аннары «Большевик» совхозында төрле участокларда хезмәт куя. Күп еллар терлекче булып эшли, лаеклы ялга да шушы тармакта эшләп китә. Ире Владимир Цветков белән ике ул тәрбияләп үстерәләр. Володя һәм Александр СПТУда механизатор һөнәренә укыйлар һәм районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә фидакарь хезмәт куялар.
Әмма язмыш кушуы буенча ул бу якты дөнья ялгызы гына кала – ире дә, уллары да бакыйлыкка күчә. Ләкин дөньяда яхшы, игелекле кешеләр дә аз түгел, әбекәй туганы Владимир Ковряков һәм күршеләре кайгыртуында яши. Алар нинди ярдәм кирәк, булышалар, сәламәтлеге турында кайгыртып, хәлен белешеп торалар.
Ветеранны истәлекле дата белән котларга район башлыгы Камил Гилманов килде.
– Хөрмәтле Евдокия Васильевна, сезнең яшьлегегез ил өчен авыр елларга туры килгән, – диде ул. – Сезгә, барлык өлкән буын вәкилләре кебек үк, бик күп сынаулар аша узарга туры килгән. Әмма сезне тормыш кыенлыклары да, авыр хезмәт тә сындырмаган. Районның агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлешегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Туган көнегез белән! Озак еллар бәхет һәм сәламәтлектә яшәгез!
Район җитәкчесе бәйрәм сәбәпчесенә котлау хаты, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды. Яңа Кармәт авыл җирлеге башлыгы Илнур Шакиров юбилярны җылы котлады, иң изге теләкләрен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев