Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Якташ-геройлар хөрмәтенә һәйкәл

Районда кайнар нокталарда – Әфганстанда, Чечняда һәм Украинада хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган якташлар истәлегенә һәйкәл кую эшләрен төгәлләү өчен акча җыю игълан ителде.

Безнең районда Бөек Ватан сугышы елларында илнең тыныч киләчәге өчен гомерләрен биргән, Җиңү белән кайткан һәм район иминлеге өчен хезмәт куйган, гомерләре кайнар нокталарда өзелгән сугышчыларны данлап искә алалар. Алар хөрмәтенә Аксубай үзәгендә Мәңгелек ут белән Дан мемориалы комплексы төзелде, Азат итүче сугышчыга һәйкәл куелды, Бөек Ватан сугышы фронтовикларының, тыныч вакытта Әфганстанда һәм Чечня Республикасында бандитларга каршы сугышкан якташларның фамилияләре белән стела урнаштырылды.

Җәйдән башлап Әфганстанда, Чечняда һәм Украинада хәрби операциядә катнашкан якташ-геройлар истәлегенә һәйкәл төзү бара. Аны торгызу эшләренең күп өлеше башкарылды инде, эш дәвам итә һәм анны төгәлләү өчен акча кирәк. Бу һәйкәл якташ-сугышчыларның батырлыгына соклануны һәм рәхмәт хисләрен үз эченә алырга һәм район халкы өчен ватанпәрвәрлек символы булырга тиеш.

Шул уңайдан район сугыш һәм хезмәт ветераннары советы, “Россия хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм Кораллы көчләренең Аксубай районы буенча бердәмлеге” ветераннар (инвалидлар) иҗтимагый оешмасы район халкына кайнар нокталарда һәлак булган якташларга һәйкәл булдыруга үз өлешләрен кертүләрен сорап мөрәҗәгать итә.

Һәйкәлне төзүгә акчаның зур өлешен Чистай эшмәкәре, «Морозко» кибетләре челтәре хуҗасы Владислав Морозов кертә. Кайнар нокталарда һәлак булган якташларга һәйкәл кую өчен акчаны 40703810162340100038 счетына; 8 977 059 05 01 телефон номеры буенча җибәрергә була; Саклык банкы картасының номеры: 2202 2036 7704 2782.

Галина Бобкова – район ветераннар советы рәисе. Виталий Маркин – «Ватанга хезмәт итәм» бердәмлеге рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев