Ягып-җылыту сезоны башланды
Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм социаль учреждениеләрдә җылы җибәрелде.
Җылыту сезоны башлану турында эшлекле дүшәмбедә район башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев җиткерде.
–Тәүлек әйләнәсе кешеләрнең яшәве оештырылган приют һәм Федоровка интернат-йорты, социаль хезмәт күрсәтү үзәге, хастаханә кебек социаль учреждениеләргә, балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә җылы җибәрелде, – дип шәрехләде башкарма комитет җитәкчесе.
Ягып-җылыту чоры биш көн рәттән һава температурасы 8 градустан түбәнрәк булгач, алтынчы көнне башлана. Әмма күп кенә муниципалитетлар, шул исәптән Аксубай районы башкарма комитеты да, барыннан да элек, кешеләр даими булган учреждениеләрне күздә тотып, ягып-җылыту сезоны башлану турында карар чыгардылар.
– Әмма җылыны, һава торышына карап, сакчыл кулланырга кирәк, – дип искәртте предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләрен район башлыгы Камил Гилманов. – Әлегә җылы һава торышы сакланганда, салкын сезонга лимитны экономияләү максатыннан, куллану минималь булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев