Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Иң яхшы автомобиль йөртүче хатын-кызны сайладылар

Аксубайда машина йөртүче хатын-кызлар арасында “Автоледи“ бәйгесе үтте.

Бу юлы район этабында биш хатын-кыз көч сынашты, ә ярышларны ТР  ЮХИ ДИИның Нурлат шәһәрендәге территориаль идарәсе белән берлектә ЮХИДИның Аксубай бүлеге оештырды.

– “Автоледи“ бәйгесе машина йөртүчеләрнең Юл иминлеге кагыйдәләрен белү  һәм автомобиль белән идарә итү күнекмәләрен ныгыту һәм шулай ук аларны имин юл хәрәкәтен пропагандалауга җәлеп итү максатларында үткәрелә, – дип сәламләде бәйгедә катнашучыларны ТР  ЮХИ ДИИның Нурлат шәһәрендәге территориаль идарәсенең профилактика бүлеге җитәкчесе Гөлфия Гыйматдинова. Һәм  катнашучыларга уңышлар теләде.

Автомобиль йөртүче хатын-кызлар үзләренең ир-атлар белән бертигез дәрәҗәдә булуларын дәлилләп, Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү һәм фигуралы йөртү буенча көч сынаштылар.

Ул гына да түгел, ЮХИДИның Аксубай бүлегендә аңлатып үтүләренә караганда, хатын-кыз-машина йөртүчеләр юлда күпкә игътибарлы һәм Юл хәрәкәте кагыйдәләрен  сирәк бозалар.

Бәйгедә беренче урын Елена Золинага бирелде, икенче урында – Лилия Посредникова, өченчедә – Галина Жирнова.

Бәйге җиңүчесенең руль артына утыру стажы дүрт кенә ел булса да, аның  автомобиль белән идарә итү осталыгы көндәшләренекеннән күпкә яхшырак булып чыкты. Хәзер исә Елена алдында район данын бәйгенең республика этабында яклау бурычы тора.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев