Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Иң өлкән десантчы белән очрашу

Десантчылар бәйрәме алдыннан һава-десант гаскәрләре ветераны Александр Горбунов редакциядә кунакта булды.

Александр Васильевич Украинаның көнбатышында, Житомир өлкәсендә хезмәт иткән. 381нче гвардия парашют-десант полкы составында 1956 елда Венгриядә хәрби бәрелешне җайга салуда катнашкан.

Венгер вакыйгалары турында вакыт узганнан соң төрлечә сөйләсәләр дә, десантчыларның хәрби бурычларын батырларча үтәүләре  бәхәссез.
– Без Львовтан Веспем аэродромына төштек. Зур шәһәр шартларында эшләргә туры килде. Бу хәлдә йортлар, биналар көрәш учакларына әйләнде. Һәм күп нәрсәләр нәкъ менә десантчыларның осталыгына, әхлаки һәм психологик яктан чыныккан булуларына бәйле иде.

Ә безнең әзерлек яхшы иде, – дип бүлеште ветеран. – Безнең солдатлар үзләренең бурычларын намуслы башкардылар, һәм югары хәрби күнекмәләр тәкъдим иттеләр. Частьләр һәм берләшмәләрнең бөтен шәхси составына Венгриядә хәрби бурычларны лаеклы башкарулары өчен Һава-десант гаскәрләре командующийларыннан рәхмәт сүзләре җиткерелде.

Агымдагы елның май аенда Александр Васильевич Ульяновск шәһәрендәге хәрби формирование – 31нче аерым гвардия десант-штурм бригадасына сәфәр кылды. Ветеран хезмәт итүчеләр белән очрашты.

Алар бүгенге көндә ничек хезмәт итүләре турында сөйләделәр һәм күрсәттеләр, 1 номерлы Десантник, Советлар Союзы Герое, армия генералы Василий Маргелов һәйкәле урнашкан паркка экскурсия оештырдылар, һәм 2 август көнне анда узачак Ачык ишекләр көненә чакырдылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев