Һөнәри осталык бәйгесендә чыгыш ясадылар
«Татарстан Республикасында Россия ел укытучысы» бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчесе дип Илона Альметкина танылды.
В.Г. Тимирясов исемендәге 1нче Аксубай мәктәбенең химия укытучысы иң абруйлы һөнәри бәйгедә җиңү яулады.
3нче Аксубай мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Чернышова (2 урын), Иске Кыязлы төп мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Динә Хөснетдинова (өченче урын) бәйге призерлары дип игълан ителделәр.
Бәйге лауреаты дип Чуаш Енорускиносы төп мәктәбенең математика укытучысы Людмила Купцова танылды.
Иске Ибрай мәктәбенең математика укытучысы Айрат Шәрифуллин «Педагогик дебют» номинациясе җиңүчесе булды.
Илона Альметкина, Айрат Шәрифуллин һәм Гүзәл Чернышова бәйгенең зональ этабында катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев