Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Һөнәри юнәлеш бирү дәресләре һөнәр сайлауда ярдәм итә

2023 елның 1 сентябреннән алып һәр пәнҗешәмбе 6-11 сыйныфларда үткәрелә торган һөнәри юнәлеш бирү дәресләре аларның аерылгысыз һәм мәҗбүри өлеше булачак.

Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан профориентация эшчәнлегенең инновацион Бердәм моделе эшләнгән, аның кысаларында онлайн режимда дәресләр курсы темалары һәм сыйныф сәгатьләренең әзер конспектлары тәкъдим ителә. Алар төрле, технологик карта һәм презентацияләр, лекцияләр, дискуссияләр, түгәрәк өстәлләр һәм әңгәмәләр, методик материаллар һәм киңәшләр белән, кроссвордлар, тестлар, ребуслар һәм башка мавыктыргыч эшләнмәләр белән тулы. Бу дәресләрнең төрлелеге укучыларга бүген Россиядә нинди һөнәрләр һәм тармакларга ихтыяҗ барлыгын аңларга ярдәм итәргә тиеш.

Һөнәр сайлау – һәр егет һәм кыз тормышында иң мөһиме, аларның киләчәктә уңыш нигезе. Һәм һәр мәктәп бүген укучылар өчен үз төбәгенә туры килгән программаны сайлый ала, аларның тулы һәм гамәли белемнәрен ФГОС таләпләре буенча тәэмин итә ала. Аерым алганда, аларга «Минем Россиям – минем горизонтларым» уку циклы проектлары ярдәм итә.

Савгачев урта мәктәбе укучыларын да шундый ук дәрестә Россиянең фән һәм технологияләр өлкәсендәге казанышлары, заманча хезмәт базары белән таныштырдылар, иң перспективалы һөнәрләр һәм белгечлекләр турында сөйләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев