Һөнәрендә югары үрләргә ирешкән
«Молоко-Аксу» ҖЧҖенең машина белән сыер саву операторы Надежда Якушкина Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булды. Бу лаеклы бүләк – аның туган як хакына күпьеллык хезмәтен тану.
Надежда Иске Ильдеряк авылында туып үскән. Мәктәптән соң терлекче һөнәрен сайлый һәм Красные Герои исемендәге колхозга эшкә урнаша. Ул елларда авылда зур үзгәрешләр була, авыл хуҗалыгы предприятиесе үзгәртеп корыла, ләкин ул үз эшенә тугры кала: һөнәрендә 20 елдан артык, шуның 16 елы Яңа Ибрай заманча сөтчелек комплексында.
Надежда – предприятиенең иң яхшы сыер савучыларының берсе. Намуслы, инициативалы, тырыш хезмәткәр сыер саву технологиясен җентекләп үти, 50 сыерга хезмәт күрсәтә һәм югары җитештерү күрсәткечләренә ирешә. Намуслылыгы, ярдәмчеллеге һәм ихласлыгы өчен аны коллективта хөрмәт итәләр.
Нәтиҗәле хезмәте өчен Надежда район башлыгының Рәхмәт хаты һәм Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән булган инде. Хәзер ул федераль дәрәҗәдәге бүләккә лаек. Авыл хуҗалыгы хезмәткәре өчен бу – яңа биеклек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев