Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Һәйкәлләргә сукмак өзелмәсен

Яңа Аксубайда хәрби бурычны үтәгәндә һәлак булган якташыбыз Владимир Гурьяновка мемориаль такта ачу тантанасы булды.

Истәлекле митингка авыл халкы, каһарманның туганнары һәм якыннары, “Ватанга хезмәт итәм” иҗтимагый оешмасы вәкилләре җыелды.

– Владимир Гурьянов кебек геройлар мисалында без яшь буынны тәрбияләячәкбез, – дип билгеләп үтте Үзәк хәрби округы инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов, җыелучыларга мөрәҗәгать итеп.

– Ул илебез чәчәк атуын дәвам итсен, кешеләр бәхетле яшәсен өчен гомерен бирде, – дип ассызыклады район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Тимирясов. – Герой турындагы истәлек безнең йөрәкләрдә яшәячәк.

Җирлек башлыгы Алексей Макаров, чуаш милли-мәдәни үзәге рәисе Роза Чентаева Владимирны җылы сүзләр белән искә алдылар. Апасы Татьяна энесе турындагы хатирәләре белән уртаклашты. Митингка җыелган авыл халкы, аның исеме туган як тарихында мәңгегә калачак, дигән фикерләрен белдереп, герой турында дулкынланып сөйләделәр.

Истәлек тактасыннан ак җәймәне салдырдылар. Моңа кадәр тагын ике махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган каһарманнар Алексей Пикушев һәм Леонид Мадюков истәлегенә урнаштырылган истәлек такталарына Владимир образы да кушылды. Митингта катнашучылар Туган ил өчен гомерләрен биргән сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм обелискка чәчәкләр салдылар.

Авыл үзәгендә урнашкан мемориаль такта монда чын геройлар туып-үскәнлеген, һәм аларның батырлыгы һәр гаиләнең, һәр авылдашның һәм һәр кунакның хәтерендә сакланачагы турында искә төшереп торачак.

erid: 2Vtzqw6pLty

Владимир Николаевич Гурьянов 1982 елның 24 февралендә Мамадыш районының Соколка авылында дөньяга килгән. Берничә елдан соң гаилә әтисенең туган ягына – Яңа Аксубайга күченә, биредә Володя мәктәпне тәмамлый, Ленин исемендәге колхозда эшли башлый, гаиләсенә авыл хуҗалыгында ярдәм итә. Яшьтән үк хезмәт сөючәнлеге, җаваплылыгы һәм якыннарына ярдәмгә килергә әзер булуы белән аерылып тора.

2000 елның декабрендә армиягә алына, хезмәтен Самара өлкәсендә үтә. Армиядән соң Самарада яшәргә кала, өйләнә, ике бала тәрбияли. Әмма йөрәк чакыруы тынгы бирми – 2024 елның августында Владимир РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзи. Дошманга каршы көрәштә батырлык һәм кыюлык күрсәтә, яралана, дәвалау узганнан соң кабат сугыш хәрәкәтләренә кайта. 2025 елның 16 маенда ул батырларча һәлак була. Күрсәткән каһарманлыгы өчен Владимир Гурьянов үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев