Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Гүзәл Уразованың дүртенче баласы - кызы туган

Бу турыда җырчы Инстаграмда үз сәхифәсендә хәбәр итте.

Кичә, 14 февральдә, Гашыйклар көнендә Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовның дүртенче балалары — кызлары туган. Бу турыда җырчы Инстаграмда үз сәхифәсендә хәбәр итте.

Гүзәл Уразова яңа туган сабыен тотып төшкән фото куйган һәм «Бүген безнең озак көткән кызыбыз туды. Балакаем, бәхетле, озын гомерле бул. Ходайга рәхмәт безгә шундый зур бәхет биргәне өчен», дип язган.

Баланың буе - 55 см, авырлыгы 3770 грамм булган.

Иҗади гаиләне 5 меңгә якын инстачы котларга һәм изге теләкләр язарга өлгергән инде.

 

 

Чыганак: intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев