Гыйбрәтле гомер агышы
Район төбәк тарихын өйрәнү музее директоры, “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Әлфия Нурхәммәтованың “Гомер агышы” исемле китабы басылып чыкты.
Яңа ел алдыннан гына районыбызда республика мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре хезмәткәрләренең күчмә семинары булып узды. Анда Мәдәният йортына төрле халыкларның кул иҗаты үрнәкләре куелган иде. Берочтан Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Рәссамнар берлеге әгьзасы Әлфия Нурхәммәтованың шәхси күргәзмәсе дә игьтибарын җәлеп итми калмады анда катнашучыларның. Аксубай төбәк тарихын өйрәнү музее директоры, “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе вазифаларын да һәйбәт башкаручы, талантлы, тыйнак холыклы Әлфия ханымның тагын бер сәләте, илһам җимеше турында күпләр белмичә дә калганнардыр, мөгаен. Аның шушы арада гына “Гомер агышы” исемле кечерәк кенә, әмма бик тә хикмәтле китабы басылып чыкканны әйтүем. Ул җыентыкны беренчеләрдән булып күргән, актарып караган Нурлат сандугачы – җырчыбыз Фәүзия Кәлимуллина бик тә ошаткан аны.
Дөрестән дә, Әлфия үзенең нәтиҗәле рәсем сәнгате, кылкаләме белән генә түгел, язу-сызуга маһирлыгы, үткен каләме белән дә сокландырды бит әле. Матур эшләнгән, затлы китапда авторның туганнары, дус-ишләре, гомумән, узган гомер сәхифәләре, бүгенгесе турында тәэссирле итеп, татлы сагыну сагышы белән сурәтләнгән истәлекләре урнаштырылган. Җанлы телдә язылган ул хатирәләр рәссамның кайбер рәсемнәре, табигать күренешләре, күп санлы фотолар белән аралашып бара. Сүз башында танылган әдип Фәүзия Бәйрәмова әйткәнчә, “аның рәсемнәре серле могҗизага төренгән, ул чиккән калфаклар күз явын алырлык”. Әлеге китапта бирелгән “Авыл чишмәсе”, “ Нурлы җомга”, “ Әбием самавары” кебек эшләре тирә-як төбәк тамашачыларына да яхшы таныш. Мәсәлән, рәссам Нурлат шәһәрендә берничә тапкыр үзенең күргәзмәләрен оештырды. Инде яңа елда яңа очрашуларга да хәстәрләнеп тора.
Сөбханалла, китапны укыганда йөгерек теле, кешеләрнең килеш-килбәтен, уй-хыялларын тасвирлаганда кызыклы детальләрне таба белүе белән дә сокландыра ул. Аның туган ягы – Татар Сөнчәлесе, Карасу авылларын әнә ничек яратып, күңелләргә сарымай булып ятарлык итеп сурәтли ул. Ирексездән үзеңнең дә туган җиреңне өзелеп искә төшерәсең. Әнә шулай автор укучыларда иң изге хис-тойгыларын уята, туган туфракка мәхәббәт тәрбияли, яшьрәк буыннарны үзара миһербанлы, ярдәмчел булырга өйрәтә.
Нәсел-нәсәп тамырлары, шәҗәрәсе белән нык хәбәрдар үзе. Ул хакта тәфсилләп, белеп яза. Әйтик, әнисенең әтисе – берничә сугышта катнашкан, әсирлектә фашистларның котычкыч кыямәтен, хаксызга Сталин лагерьларын узган Нуретдин Сәгытдин улы Сәйфетдиновның тормыш юлы, гаилә хәлләре, җәмәгате Хафизә белән уртак бәхет еллары никадәр кызыклы һәм гыйбрәтле. Рәхәтләнеп тулы бер роман язарлык гомер кичергән бу асыл зат, халкыбызның лаеклы улы. Хәер, боларның бөтенесе белән дә теләгән кеше үзе таныша ала. Әмма басма тиражы гаять чикләнгән булуы гына кәефне кыра. Хәзерге чорда үз сәмәнең белән генә китап чыгару ансат түгел шул. Әлфиянең бу хезмәте исә район укучыларына яңа ел күчтәнәче буларак кабул ителсен. Аңардан алга таба да иҗат казанышлары көтеп калабыз.
Илдус Диндаров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев