Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Гыйнвар башында халыкның мәшгульлеге турындагы яңа канун үз көченә керде

Элеккеге законнар акрынлап гамәлдән чыгарылачак

Эш бирүчеләр өчен яңалыкларны өч этапка кертәчәкләр.

–1 гыйнвардан ук “Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында”гы 12.12.2023 елдан гамәлдә булган 565-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә мәшгульлек хезмәте мәгълүматы буенча эш бирүчеләрнең бурычлары төгәлләштерелде, – дип сөйли районның Мәшгульлек үзәге директоры Иван Маклаков. – Эш бирүчеләргә штатны кыскарту, банкротлык, оешманы ликвидацияләү, шулай ук башка гамәлләр һәм вакыйгалар хакында бары тик мәгълүмати чыганаклар, ә нәкъ менә «Работа в России» бердәм цифрлы платформасы аша хисап тотарга туры киләчәк.

– Әгәр дә кабул ителгән карарларны ниндидер сәбәпләр аркасында гамәлдән чыгарсалар? Тормышта мондый хәлләр дә очрый, – дип кызыксындык без.

–Бары тик кабул ителгән карарлар турында гына түгел, шулай ук аларның үзгәрешләре һәм гамәлдән чыгарылуы турында да хәбәр итәргә кирәк. Мәсәлән, эш бирүче тулы булмаган эш көне кертү яки штатны кыскарту турында кире уйласа, аның бу карар турында мәгълүматны мәшгульлек хезмәтенә җибәрү өчен өч эш көне булачак. Буш эш урыннары һәм вакансияләр барлыкка килү, шулай ук мондый мәгълүматларны үзгәртү турында хәбәр итү биш эш көне тәшкил итә.

– Мәшгульлек хезмәтенә мөрәҗәгать итү ысуллары элеккечәме?

– Мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итүнең төп ысулы булып электрон юл тора: «Работа в России» бердәм цифрлы платформа яисә Россия Федерациясе дәүләт хезмәтләре порталы аша.

– Бүгенге вакытны исәпкә алып, махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен эшкә урнашу планында ташламалар бармы?

– Әйе. Эшкә урнашуда өстенлек махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен генә түгел, аларның гаилә әгъзаларына да бирелә. Хәзер гражданинның эшсез сыйфатында исәпкә басу мөмкинлеге яшәү урыны буенча гына түгел, тору урыны буенча да бар.

– Пособиеләр күләме турында нәрсә әйтә аласыз?

–Эшсезлек буенча пособиенең максималь һәм минималь күләмнәре билгеләнгән, алар, алдагы елда кулланучылар бәяләренең үсеш индексыннан чыгып, елына бер тапкыр 1 февральдән индексацияләнәчәк.

– Ә конкрет пособиенең күләме нинди?

–Гомуми кагыйдә буенча эшсез гражданнар өчен эшсезлек буенча пособиенең максималь күләме түбәндәгедән гыйбарәт: эшсезлек буенча пособие түләүләре чорының беренче өч аенда – 13 739 сум; эшсезлек буенча пособие түләүләре чорының икенче өч аенда 5370 сум тәшкил итә. Эшсезлек буенча пособиенең минималь күләме 1611 сум тәшкил итә.

–Яңа канун нигезендә хәзер ул индивидуаль план нигезендә гамәлгә ашырылачак, бу хакта без 2023 ел азагында сөйләшкән идек.

–Әйе, дәүләт хезмәтләре күрсәтү, гражданның теләген исәпкә алып һәм аның комплекслы һөнәри бәясен исәпкә алып төзелгән индивидуаль план нигезендә, мәшгульлек хезмәте органнары тарафыннан гамәлгә ашырылачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев