Гуляев исемендәге скверда Россия көненә интеллектуаль квиз узды
Россия көне алдыннан Гуляев исемендәге скверда 1 нче мәктәпнең җәйге лагеренда тәрбияләнүчеләр өчен танып-белү уены – квиз узды.
Яшь катнашучылар зур энтузиазм белән сорауларга җавап бирделәр, илебез тарихын, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен яхшы белүләрен күрсәттеләр. Балалар уенның һәр этабын уңышлы үтәделәр.
Соңгы бирем күпмилләтле бөек Россия турында мәкаль төзү булды. Катнашучылар уртак тырышлык белән биремне үтәп кенә калмадылар, ә Ватаныбызның көче бердәмлектә икәнлегенә тагын бер кат инандылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев