Гриппны алдан профилактикалау өчен
Аксубайда гриппка каршы профилактикалау кампаниясе дәвам итә.
Атна башына 5869 кешегә прививка ясалган, бу исәптә торган халыкның 22,8 проценты һәм прививка ясау планлаштырылган халыкның 44,9 проценты. Балалар өчен гриппка каршы вакцинаның икенче партиясе кайткан (2476 доза “Совигрипп“).
Вакцина барлык фельдшерлык пунктларында, район үзәк хастаханәсендә бар, балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә таратылган. Өлкәннәр өчен вакцинаның кайтуы көтелә.
“Балаларыгызда гриппны алдан ук профилактикалау максатларында гриппка каршы прививка кадату өчен сезне районның дәвалау учреждениеләренә чакырабыз“, – дип билгеләп үтте район үзәк хастаханәсе баш табибе урынбасары Рөстәм Шәрәфетдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев