Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Гражданнар җыеннарында ясалган чыгышлар район мәктәбе эшчәнлеген көзгедәге кебек яктыртты

Мәктәп эшчәнлегендәге җәмәгать тормышы көзгедә кебек чагыла.

Моны гомуми белем бирү мәктәпләре учреждениеләре җитәкчеләренең гражданнар җыеннарында чыгышлары да раслады.

Җыеннарда катнашучылар бүген мәктәпләрнең нәрсә белән яшәвен беренче затлардан ишеттеләр.

Любовь Маркитанова, хезмәттәшләре – директорлар кебек үк, Иске Ильдеряк авыл җирлегенең киңәйтелгән утырышы трибунасыннан бүгенге көндә мәгариф өлкәсендә мөһим булган юнәлешләр һәм педагоглар коллективының казанышлары турында сөйләде.

Агымдагы елның гыйнварыннан бу мәктәп, районның барлык белем бирү учреждениеләре кебек үк, МЭШ яңартылган электрон платформага күчте. Барлык укытучылар да алдан өйрәнүләр узган, ә ата-аналар электрон көндәлеккә керү өчен логиннар һәм парольләр алганнар.

– Без «Заманча мәктәп» Федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Үсеш ноктасы барлыкка килүенә бик шат, – дип билгеләп үтте Любовь Анатольевна үз чыгышында. – «Мәгариф» проекты ярдәмендә бездә биология, химия һәм физика кабинетлары тулысынча ремонтланды, яңа җиһазлар – цифрлы лабораторияләр һәм ноутбуклар алдык... Болар белем бирү нәтиҗәләрендә дә бик тиз чагылыш тапты. Безнең укучыбыз узган ел робототехника буенча район бәйгесендә икенче урынны алды. Бу шулай ук безнең алты тәрбияләнүчебезгә «Интеллект. Сәламәтлек. Әхлаклылык» фәнни-практик конференциясендә җиңү яуларга мөмкинлек бирде.

Белем бирү сыйфатының төп күрсәткече – дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре. 2023 елда бердәм дәүләт имтиханнары Иске Ильдеряк мәктәбендә, Любовь Маркитанова ассызыклаганча, урта район күрсәтчкеләреннән, кайбер фәннәр буенча республика күрсәткечләреннән югарырак. Ике чыгарылыш укучысы имтиханнар нәтиҗәләре буенча Укуда аерылып торган өчен медальләре алды. Иске Ильдеряк мәктәбе укучылары – фән олимпиадаларында актив катнашучылар. Алар «Аталан» яшьләр хәрәкәтендә дә катнашалар.

Мәктәп Идел буе халыклары телендә, шулай ук этнографик, географик һәм экологик диктантлар язуда да мәйданчык булып тора. Аның базасында ел саен башлангыч сыйныфлар арасында Дмитрий Альметкин кубогына традицион район шахмат турниры үткәрелә.

Чыгышы ахырында мәктәп җитәкчесе мәктәп музее эшчәнлегенә дә тукталды.

– Ил башлыгы бер чыгышында әйткәнчә, киләчәкне төзү өчен иң ныклы нигез – ул патриотизм, –диде Любовь Маркитанова. – Һәм монда экспонатларны тулыландыруда барлык мәктәп катнашкан мәктәп музейлары зур роль уйный.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев