Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Грантлар – гамәлләргә әзер булучылар өчен

Район советында «Татнефть» ПАОның Нурлат районы буенча социаль программаларны озата бару үзәге җитәкчесе урынбасары Ришат Сафиуллин катнашында киңәшмә узды.

Киңәшмә эшен район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов җитәкләде.

Гариза тапшыручылар белән очрашу 2025 елда социаль грантлар программасында катнашу эшен активлаштыру мәсьәләләренә багышланды.

Аудитория белән кызыклы аралашу булды. Грантка нинди гариза тапшырылырга тиешлеге, комиссиянең уңай бәяләмәсен алу өчен аның өстендә ничек эшләргә кирәклеге турында Ришат Сафиуллин сөйләде.

Сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният һәм төзекләндерү – бу яхшыртуны көткән өлкәләр һәм компаниянең социаль программасы беренче чиратта бу юнәлешләргә исәпләнәчәк.

–Узган ел сезнең район өчен беренче гариза тапшыру кампаниясе булды. Быел без сезнең эш нәтиҗәсен ачык күрдек, – дип билгеләп үтте чыгыш ясаучы. – Аксубайлылар дүрт номинациянең өчесендә катнашты. Район лаеклы җиңүче булды һәм отылган 30 миллион сумнан артык акча аның өчен зур ярдәм булды.

Киләсе елга грантларга килгәндә, Ришат Сафиуллин ассызыклаганча, аларны гариза бирү системасында мәгълүматны дөрес тәкъдим иткән, бу кем өчен чыннан да кирәк һәм раслаучы документлар бик мөһим, шулар отачак. «Татнефть» төгәл юллама – район өчен әһәмиятле булган проектларны тормышка ашыруда ярдәм итүгә һәм хуплауга әзерлекне күрсәтә. Грантларга дәгъва кылучылардан мөстәкыйль социаль активлык, үзара хезмәттәшлек итү теләге дә таләп ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев