Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Грант отканнар һәм чишмәне төзекләндергәннәр

Иске Үзи авыл җирлеге составына өч торак пункт – Иске Үзи, Яңа Мокшино һәм Яңа Баланда авыллары керә. Территориядә 335 хуҗалыкта 669 кеше яши.

Авыл җирлеге башлыгы Надежда Айдова билгеләп үткәнчә, муниципалитетка ярдәм чараларының берсе – үзара салым программасы. 2015 елдан башлап җирлектә үзара салым акчасы – 2 433 200 сум, республикадан кушылган акча белән бергә 9 732 800 сум җыелган. Авыл җирлеген төзекләндерүгә 12 миллион сумнан артык акча тотылган.

Федераль һәм республика, муниципаль программалар, шулай ук грант ярдәме торак пунктларның йөзен үзгәртә. Иске Үзидә хәтта фонтан һәм ял зонасы да бар. Республика программасы буенча җирлекнең административ бинасына капиталь ремонт ясала.

Үзара салым акчасы кышын урамнарны кардан чистарту, юл өслеген төзү һәм вак таш сатып алу, зиратта агачларны кисү өчен файдаланылган. Бу акчага Иске Үзидә локаль сугышларда катнашучылар истәлегенә стела булдырылган, скважиналар өчен насослар, янгын сүндерү өчен сыешлыклар һәм аңа кирәкле җайланмалар, янгын сүндерү сыешлыгын урнаштыру өчен тагылма, урам яктырткычлары сатып алынган һәм урнаштырылган, Зур Сөлчә елгасы аша күпер салынган, су башнясы, контейнерлар сатып алганнар һәм урнаштырганнар, Иске Үзи авыл мәдәният йорты тирәсен тотып алганнар, җир эшләре өчен асылмалы чүмеч-экскаватор сатып алганнар, балалар мәйданчыгы, урам исемнәрен һәм йорт номерларын күрсәтеп табличкалар урнаштырганнар, Яңа Баландада кое казыганнар, зиратта корылма төзегәннәр, Яңа Мокшино, Яңа Баланда авыллары зиратларының коймаларын алыштырганнар, Яңа Мокшино һәм Яңа Баланда авылларында контейнер мәйданчыклары ясаганнар.

Җирлек территориясендә үсемлекчелек һәм терлекчелек продукциясе җитештерү белән шөгыльләнүче Айдов В.И. КФХсы эшли, шәхси эшмәкәр Н.А. Кузьмин игенчелек белән шөгыльләнә. Геннадий Петрушков теплица хуҗалыгында кыяр, помидор, чәчәк үсентеләре үстерә.

Җирлектә 263 шәхси ярдәмче хуҗалык исәпләнә. Аларда 163 баш мөгезле эре терлек асрала, шул исәптән 96 савым сыеры, 174 сарык һәм кәҗә, атлар – 3 баш, умарта оялары – 92, дуңгызлар – 87, кошлар – 955.

Демографик хәлгә килгәндә: 2024 елда 3 бала туган, 10 кеше үлгән. Хисап чорында 4 яшь гаилә корылган.

Узган елның җәендә «Татарстан Республикасында сәламәтлек саклау өлкәсенең беренчел звеноларын модернизацияләү» федераль программасы кысаларында Яңа Мокшино ФАПында капиталь ремонт ясалган. 2026 елда Иске Үзи ФАПында ремонт көтелә.

Иске Үзи мәктәбендә 49 укучы белем ала, балалар бакчасына 14 сабый йөри.

Бюджет акчасын экономияләү һәм иганә ярдәме хисабына мәктәпнең спорт залында агымдагы ремонт үткәрелгән, район бюджеты хисабына тәрәзәләр һәм ишекләр тулысынча алыштырылган, җылылык трассаларын яңартканнар. Шулай ук балалар бакчасында тәрәзәләрне алыштыру таләп ителә.

1986 елда куллануга тапшырылган Иске Үзи авыл мәдәният йортында беркайчан капиталь ремонт булмаган. 2024 елда муниципаль берәмлекләр советы гранты акчасына ишек һәм тәрәзәләрне алыштырганнар. Җылыту системасын, идәннәрне, бүлмә ишекләрен алмаштыру, янгын-сак сигнализациясе җайланмасын урнаштыру таләп ителә. Яңа Мокшино авыл клубына да ремонт кирәк.

Яңа Мокшинода җирле бюджет хисабына һәйкәл тирәсендәге сукмакны яңартканнар. Авыл клубына керү юлына брусчатка җәйгәннәр, җәйге сәхнә төзегәннәр. Район үзәгенә кадәр атнага ике тапкыр автобус йөри.

Җирлек территориясендә ике чишмә бар. 2023 елда җирлек «Татнефть» ПАО грантлары бәйгесендә катнашкан һәм «Изге Чишмә» чыганагын ремонтлауга 7 450 000 сум күләмендә грант откан.

Барлык торак пунктларда да янгынга каршы буалар бар, Иске Үзидә 3 янгынга каршы гидрант бар.

Бүгенге көндә җирлектән ун егет МХОда хәрби бурычны үти. Батырларча һәлак булган өч сугышчының – өлкән лейтенант Алексей Айдовның, Николай Семеновның һәм Сергей Юмартовның исемнәре хәтер такталарында мәңгеләштерелгән. Җирлек халкы махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм шефлыкка алган шәһәрләргә кулдан килгәнчә ярдәм итә – яшеренү челтәрләре үрелә, гуманитар ярдәм җибәрү өчен акча җыела.

2025 елда Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүне лаеклы оештыру, обелискларны тәртипкә китерү, юлларга вак таш салуны дәвам итү, Яңа Мокшинода су башнясын койма белән әйләндереп алу, Яңа Баланда һәм Иске Үзи авыллары урамнарында өстәмә яктырткычлар урнаштыру, Иске Үзидә яңа су башнясын эшләтеп җибәрү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев