Грамоталылык көнендә мәгариф учреждениеләренең балалар инициативалары үзәкләрендә рекламаларда хаталарны эзләделәр
Директорлар киңәшчеләре һәм тәрбия эшләре буенча урынбасарлар кинолекторийлар үткәрделәр, алар вакытында укучылар үзләренең грамоталылык дәрәҗәсен тикшерделәр.
Укучылар рекламаларда, билбордларда, газеталарда һәм эзләү сорауларында хаталарны ачыкладылар.
Мәктәпләрдә шулай ук «Русьта грамоталылык» турнирлары һәм «Шигырьләрне дөрес укыйбыз» иҗади чаралар узды.
– Халыкара грамоталылык көне – барыбызга да, әлбәттә инде, мәктәп укучыларына белемнең мөһимлеген һәм булган белем хәзинәсен камилләштерү зарурлыгын искә төшерә торган бәйрәм, – ди директорлар киңәшчеләренең муниципаль координаторы. – Яшәү дәверендә кеше үзен чолгап алган бар нәрсәне аңларга омтыла. Гыйлемле кеше һәрвакыт ихтирам уята, аңа тиңләшәләр һәм аны тыңлыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев