Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Гомуми белем бирү учреждениеләрендә коррупциягә каршы көрәш дәвам итә

Мәктәпләрдә укучыларның коррупциягә каршы үз-үзләрен тотышын һәм дөньяга карашын формалаштыру эше дәвам итә.

Башкалада коррупциягә каршы юнәлешле конкурслар йомгаклары буенча җиңүчеләрне бүләкләү тантаналары узды. Аларда безнең район укучылары да аерылып торды, алар турында без үз язмаларыбызда хәбәр иттек инде.

Әмма район мәктәпләре бәйгедә катнашу белән генә чикләнмәде. Укучыларга коррупциянең төрле формалары, аның чагылышының үзенчәлекләре, нәтиҗәләрнең сәбәпләре турында күзаллаулар бирелә.

Яңа Тимошкино төп мәктәбендә укучылар белән, яшь категориясеннән чыгып, әлеге әфаткә каршы көрәш ункөнлеге кысаларында үткәрелгән сыйныф сәгатьләрендә төрле коррупция хәлләре каралды һәм алардан чыгу юллары эзләнелде. Дискуссияләр нәтиҗәсендә барысы да, коррупциянең барлык өлкәләргә үтеп керүе җәмгыять тарафыннан да, шулай ук дәүләт тарафыннан да көч таләп итә, дигән нәтиҗә ясадылар.

Мәктәптә шулай ук әлеге темага рәсем бәйгесе үткәрелде. Системалы эш нәтиҗәләрен бирә. Муниципаль этапта туган телдә эссе-инша бәйгесендә “Коррупциягә – Юк!” номинациясендә тугызынчы сыйныф укучылары Аделина Мадюкова һәм Агата Леонтьеваның эшләре иң яхшылар дип танылды.
Иске Тимошкино урта мәктәбендә тәрбия буенча директор киңәшчесе Наталья Яшмурзина җирле хакимият органына экскурсия оештырды, анда Иске Тимошкино авыл җирлеге башлыгы Полина Мулеева “Без коррупциягә каршы” темасына әңгәмә үткәрде. Ул коррупция барлыкка килү сәбәпләрен атады, әлеге афәткә каршы көрәш буенча хөкүмәт тарафыннан нинди чаралар күрелүе турында хәбәр итте. Йомгаклап, һәркемгә тиешле темага буклетлар өләшендә.
Бу юнәлешкә каршы максатчан эш Иске Кыязлы төп мәктәбендә дә алып барыла, шуның нәтиҗәсе – иншалар бәйгесенең Республика этабында 5 сыйныф укучысы Данир Хөснетдиновның уңышка ирешүе. Аның эше 1 урынга лаек булган.

Иске Ибрай мәктәбендә укучыларның коррупциягә каршы культурасын формалаштыру эше дә югары дәрәҗәдә. Бу атнада директор киңәшчесе барлык сыйныфларда “Коррупциягә – Юк!” дигән темага сыйныфтан тыш дәресләр оештырды. Чара барышында сыйныф җитәкчеләре укучылар белән коррупциянең төрле төрләре һәм аларның барлыкка килү сәбәпләре турында фикер алыштылар. Нәтиҗәдә, коррупциянең зарары турында һәркем файдалы мәгълүмат алды. Ришвәтчелеккә урын калдырмыйча, намуслылык җиңгән вәзгыять турында фикер алыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев