Гомуми белем бирү мәктәпләрендә һөнәр сайлау эше икенче сулыш ала
Яңартылган Мәгариф федераль дәүләт стандартларында һөнәргә яраклашу эшенә аерым игътибар бирелә.
Аксубай шәһәр тибындагы бистәнең өч гомумбелем бирү учреждениесе базасында бу эш кысаларында 10 һәм 11 сыйныфлар укучылары Казан дәүләт аграр университеты һәм Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе студентлары белән очрашты.
Чыгышлары барышында КДАУ һәм КДВМА студентлары факультетлар, белгечлекләр, югары уку йортларына укырга кабул итү шартлары, студентларның иҗтимагый тормышы, шулай ук авылда бу юнәлештә үз сәләтеңне тормышка ашыру мөмкинлекләре турында сөйләделәр.
Фото: мәгариф бүлеге архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев